Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Керфек коелып бетте..."

Илсөя Бәдретдинованың бөтен җире ясалма икән...

Илсөя Бәдретдиновага инстаграмда кашы, керфегенең ясалма булуы, яшәртә торган уколлар кадатуы турында язып, йөдәтеп бетерәләр инде. Җырчы шул  язмаларга   җавап биргән.

«Сез чынлап та бу турыда мин үзем белми калганмын дип уйлыйсызмы ул?

Рәхмәт исемә төшергәнегез өчен. Керфек коелып бетте… Барырга кирәк…

Ләкин ялгышкан җирләрегез дә бар! Мин беркайчан да куз төсемне үзгәртмәдем. Гомумән, линза кигәнем юк! Ә, бер тапкыр клип өчен сары төстәге линза киеп карадым. Бер тапкыр да чәчемне ясалма үстергәнем юк. Пластик операция ясатканым да юк. Корсет кигәнем юк», — дип яза җырчы.

 «Яшем дә бар бит инде диген. Кешечә кыяфәттә йөрергә тиеш бит инде мин диген. Ни дисәгез дә, сез сәхнә кешесе бит! Хәзер фермага сыер саварга барганда да тырнак ясатып баралар», «Узган гасырда яшәмибез бит. Үз-үзен карап, матурланып йөргән хатын-кызга ни өчен пычрак аталар икән?» — дип яклый аны инстачылар.

Җырчыга «почти егетләр»дән дә килә икән андый смслар. «Алар кәефемне күтәрәләр! Нинди иннек сөртергә икәненә кадәр язып торалар», — дигән Илсөя андыйлар турында.

«Иннек тикшереп утырганчы, акчалырак эштә эшләсеннәр. Гаилә өчен булсын дип тырышып йөрүче ирнең инстаграмда Илсөянең иннеген тикшереп утырырга вакыты калмас иде», — дип комментарийлар калдыра Илсөянең дуслары.

 

Фото: Инстаграм

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эстрада Илсөя Бәдритдинова