Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре!

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, нәтиҗәле хезмәтегез, иҗади эзләнүләрегез, гүзәллекне күрә һәм аңлый белүегез, шул хисләрне башкаларга да күчерергә торышуыгыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Сезне чын күңелдән Мәдәният хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм. Бу көн районыбызның рухи-мәдәни үсешенә, ата-бабаларыбыздан калган бай мирасыбызны танытуга бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләрне, күпмилләтле Балтач районы мәдәниятенең бүгенгесенә, үткәненә һәм киләчәгенә битараф булмаган һәркемне берләштерә!

Районыбызда мәдәният гаять тиз үсеш кичерә. Даими рәвештә фестивальләр, бәйгеләр, күргәзмәләр, концертлар, театраль вакыйгалар булып тора. Соңгы елларда район мәдәният учреждениеләренең материаль базасын ныгыту һәм яңарту буенча да зур эшләр башкарылды. Районыбыз мәдәни өлкәдә республика күләмендә зур казанышларга иреште, мәдәният учакларыбыз күркәм чаралар, заманча зур масштаблы бәйге һәм фестивальләр мәйданына әйләнде. Үзешчән коллективларыбыз да, осталыклары белән район халкының мәхәббәтен яулап, районыбызның мәдәни потенциалын үстерүгә үз өлешләрен кертәләр.

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, нәтиҗәле хезмәтегез, иҗади эзләнүләрегез, гүзәллекне күрә һәм аңлый белүегез, шул хисләрне башкаларга да күчерергә торышуыгыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Һәммәгезгә сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек, эшегездә уңышлар, яңадан-яңа биеклекләр телим.

Олы ихтирам белән Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау