Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кичер мине, Гөлсем яки мәңгелек яра турында

Сугыштан кайтмый калган ирен гомер буе сагынып көткән, ялгызы булса да, ике улын чын кеше итеп үстерә алган Гөлсемгә беркөнне авылдашы Газинур хәбәр җиткерә. Янәсе, Хәбир исән.

КЕРЕШ СҮЗ УРЫНЫНА
Сугыштан кайтмый калган ирен гомер буе сагынып көткән, ялгызы булса да, ике улын чын кеше итеп үстерә алган Гөлсемгә беркөнне авылдашы Газинур  хәбәр җиткерә. Янәсе, Хәбир исән. Себер якларына концерт белән баргач, аларда кунак булуын әйтә. Гөлсем ышанырга да, ышанмаска да белми. Бу хакта улы Ильяска әйтә һәм тәвәккәлләп оныгы Азат белән Себер якларына юл ала. Чыннан да,  Хәбирнең Себердә икенче гаиләсе була. Алар очрашып сөйләшә, аңлаша, матур гына саубуллаша. Саубуллашкан чакта Гөлсем  ирен туган якларга кайтып китүен үтенә. Кайта Хәбир, әмма аны Гөлсемнең кабере генә каршы ала. Соңгы тапкыр туган нигезе белән саубуллашырга кергән  ир Гөлсемнең улларына язган соңгы хатына тап була. Себер якларыннан кайткач Гөлсем әтиләрнең исәнлеге хакында серне улларына чишмәгән була, оныгын да әйтмәскә күндерә. Әмма хатында балаларына соңгы әманәт итеп әтиләрен эзләп табып очрашуларын, аны гаепләмәүләрен үтенә.

Сугыш чоры, тылдагы авыр хезмәт, югалтулар, ятимлек ачылары, әсирлекнең үзәкләргә үтеп, тормышның бөтенләй башка борылыш алуы, сагыну, гомер буе көтеп яшәү, ышаныч һәм олы мәхәббәтне үз эченә сыйдырган “Мәңгелек яра” повесте  1990 елларда ук языла. Һәм “Хезмәт” газетасында дөнья күрә.

Бер генә әсәр дә буш урында гына тумый. Тумышы белән күрше Кукмара районы Түбән Шәмәрдән авылы егете Нәҗип Әминов шул чор михнәтләрен үз җилкәсендә татыган авылдашларының язмышын үз әсәрләренең нигезе итеп ала.

– Авылдашыбыз Гөлсем апаның сугыштан катмый калган ирен эзләп Себергә кадәр баруы турында хәбәр таралган иде. Шушы тарих минем әсәрләремнең протатибы булып гәүдәләнеш алды. Себердәге хәлләрнең чынлыкта ничек булган, биредәге халык, аларның яшәеше белән якыннан танышу өчен әлеге урыннарда булып, тарихи фактлар белән якыннан таныштым. Заманында үзем дә әсәр героем Газинур кебек кызыл эзтабар булган кеше мин, – ди автор.

Еллар үткәч геройларын сәхнәгә чыгарасы килү теләге белән Нәҗип Әминов әсәрне спектакль итеп үзгәртә. Ике ел элек район мәгариф идарәсе каршында эшләп килүче драмтүгәрәк артистлары катнашында әлеге спектакльнең премьерасы булган иде. Бу хакта кабат искә алуыбыз юкка түгел. 2019 ел Рәсәйдә Теарт елы дип игълан ителде.

– Җиңү көне уңаеннан тамашачыга тәкъдим ителәсе спектакльне ул вакытта берничә әсәр арасыннан сайлап алдык. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе фатыйхасы белән “Мәңгелек яра” спектакленә тукталдык һәм оттырмадык, – дип искә ала Нәҗип Әминов.
Чыннан да, зур аншлаг  белән үтте ул премьера.  Авторның сагыну, юксыну, ярату хисләренең шулкадәр оста тасвирлавы, артисларның рольләргә кереп уйнавы тамашачыны шул каһәр суккан елларга алып кайтты. Алып кайтып кына калмады, аларның хисен җаны-тәне аша уздырды. Спектакль хәтта ирләрне дә елатты. Сугыш афәте безнең буынга тимәсә дә, аның камчысыннан каһәрләнгән әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз кичергән михнәт-газапларның чагылышын күреп күңелләребез нечкәрде.

Әсәрдәге төп герой Гөлсемне уйнаган Яңгул авылының мәгариф ветераны Сәлимә Габделхакованың талантына бу кичтә тагын бер кат соклансак, Гарифә ролен башкаручы Балтач урта мәктәбе китапханәчесе Фәнзия Төхвәтуллинаның, төп рольдә Хәбирне уйнаган Балтач халык театрының алыштыргысыз артисты Камил Садыйковның артистлык осталыгы да көчле алкышларга күмелде. Елыйсы урында елатты, уйландырды алар.

Күршеләр Миңзифа һәм Шәмсенур булып уйнаган бистәнең “Карлыгач” балалар бакчасы хезмәткәре Сәрия Закирова, әлеге коллективның лаеклы ялдагы  ветераны Фәйрүзә Йосыпова, Гөлсемнең оныгы Азат – Ирек Җиһангиров, кызыл эзтабар Газинур – Раннур Әүхәдиевның осталыкларын тамашачы көчле алкышлар белән бәяләде.

Нәҗип Әминов бу вакытта тамашачы каршына  автор буларак кына түгел, спектакльне сәхнәгә куючы режиссер һәм артист буларак та чыкты. Әмма тамашачы аны төп рольдә күрергә өметләнгән иде.

– Үзең язган һәм аны үзең сәхнәгә куйган спектакльдә уйнавы авыр. Ильясны уйнарга алынуым да ир-егетләргә кытлык булганнан гына. Кастинг үтүләре җиңел эш түгел. Артислар арасында да берничәсен алыштырырга туры килде. Тема да җиңелләрдән түгел. Шуңа да тамашачыны әлеге мохиткә алып кереп китәр өчен зур тырышлык таләп ителде, – ди Нәҗип Әминов.

Тәнәфес вакытында Нәҗип Әминовның әлеге әсәргә махсус атап язган үзе башкаруындагы җырларның яңгыравы тамашачыны  бер күренеш белән икенчесе арасында да шул мохиттә яшәтте. Мәгънәле җырлар тыңлап, күренешләрнең ничек борылыш алуын көтте алар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр