Кили авыл китапханәсендә әниләр һәм балалар белән бергәлектә бәйрәм кичәсе үтте
Әни… Дөньяда иң кадерле, иң якын, иң сөйкемле кеше ул! Әни…
Аның күзләре шундый ягымлы һәм мөлаем, әйтерсең, бөтен дөньяның сабырлыгын, акылын, төрле төсләрдәге матурлыгын, гүзәллеген җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала, "Балам!" дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя канатлар үсә…
Авыл китапханәсендә " ӘНИ һәркемгә кирәк!" дип аталган бәйрәмебез телдән җурнал рәвешендә үткәрелде. Чарабызда Әниләр дә, балалар да катнашты. "Әни - ул балкыган нур, Әни - ул һәркемнән зур!" исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Әниләребезгә игътибарлы, итагатьле булыйк, үзебезнең кылган яхшы гамәлләребез, ягымлы сүзләребез белән аларны куандырып яшик.
Кили авыл китапханәсе мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев