Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Килидә бәйрәмгә әзерлек бара

"Наз" үзәге социаль педагоглары Һәм "Волонтер" үзәге активистлары белән берлектә Кили башлангыч мәктәп-балалар бакчасы базасында әниләр көненә әзерләнү максатыннан укучылар белән шөгыль уздырдылар.

Оештыручылар якынлашып килүче Әниләр көне турында сөйләделәр, һәрбер баланы яхшы, тыңлаучан булырга, әти-әниләрен тәртипләре, укудагы уңышлары белән куандырып торырга чакырдылар. Шөгыль барышында ваза-открыткалар ясадылар. Аларның эченә чәчәкләр белән котлау сүзләрен урнаштырдылар. Һәр бала бәйрәм көнендә "Наз" үзәге карамагында торучы әбиләрне бүләкләре белән куандырыр өчен бар көчләрен биреп эшләделәр. Открыткалар бик матур килеп чыктылар, дип хәбәр итәләр волонтерлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250