Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Радик Михайлов: "Кино, беренче чиратта, тәрбия чарасы булырга тиеш”

2016 ел Рәсәйкүләм Кино елы дип игълан ителде, бу уңайдан әллә никадәр эшләр башкарылыр кебек иде, әмма өстән финанслау әллә ни булмадымы, районда киносөючеләр тарафыннан күптән көтелгән кинотеатр турында тагын ишетелмәде. Ә бүгенгә кино диюгә күз алдына җитәкчесе - Михайлов Радик Тихонович килеп баса, һәм дә аның киномеханигы Юрий Добромыслов,...

- Радик Тихонович, киноларның элеккечә тулы аншлаг белән узмаганлыгы һәркемгә мәгълүм...
- Алай дияргә ашыкмагыз әле (елмая)... Татарча "Ак чәчәкләр" фильмы булды бит, зал тулы кеше иде...Район мәдәният үзәгеннән кала, тагын берничә авылда куелды, шыгрым тамашачы булды. Мәгънәле, милли йогынтылы, тәрбияви, матур кинолар төшерелсә, халкыбыз килә, яратып карый...
- Тәрбияле дисез... Хәзер ул мәсьәләгә игътибар зурдан бирелергә тырышса да, бозылырга өлгергән җәмгыятьне тиз генә "тәртәгә" кертеп булмас кебек...
- Булыр иде... Менә без ТР Мәдәният министрлыгының «Татаркино» дәүләт оешмасы тарафыннан тәкъдим ителгән фильмнарны гына күрсәтәбез, ә андагылар һәрчак тәрбияне, ватанпәрвәрлекне өстен күрә. Һәм безгә үзлегебездән һич кенә дә башка юнәлештәге фильмнар күрсәтергә ярамый... Дөрес, әйдә, сугыш-үтереш, интим тормыш турында фильмнар күрсәтик, дип, тәкьдим итүчеләр юк түгел...Кеше дә күп килер иде, диләр. Алар бит киноны кәсеп итеп, акча эшләп баерга теләүчеләр. Аларга җәмгыятьнең әхлаксызлыгы да, төпкә төшә баруы, кешенең психикасына ничек йогынты ясавы да мөһим түгел, кесәгә акча гына керсен. Юк шул, мин дә андый тәрбиясезлеккә каршы.
- Димәк, кино иң беренче чиратта тәрбия чарасы булырга тиеш...
- Сүз дә юк...Совет чорын гына алыйк... Кешелеклелек, Ватанны ярату ул чорда нәкъ менә кино сәнгате аша җиткерелә иде. Партиянең оста, акыллы, җайлы һәм уңайлы эш алымы иде бу. Советлар Союзы таркалгач, чит ил кинолары бәреп керде, кешене тәрбияләү идеологиясе тәмам бетте... Кино сәнгатендә акча экономиялибез, диделәр дә, авыллардагы киноустановкаларны җыеп алдылар, кинобудкаларны бетерделәр. Кыскасы, кино тармагын тар-мар иттеләр... Хәзер, күреп торасыз, цензура юк, худсоветлар оештырылмый... Шуңа да, кино сәнгатенең киләчәге аяныч дип саныйм...
- Хәтерлисезме, бервакыт сез бистәдәге иске клуб бинасын кинотеатр итсәләр иде дигән уй-хыял белән яшәп алдыгыз? Бу Кино елында ул уй яңадан кабынмадымы? Гәрчә, тормышка аша алырлык хыял идеме ул?
- Кино ул гаять тә зур суммалар, хәтта миллионнар сорый торган тармак. Аны мөстәкыйль рәвештә генә хәл итеп булмый. Шулай да модульле кинотеатр эшләп булмас микән дигән идея яши. Ләкин әле аны булдыргач тәэмин итеп торырга - җылылыгына, утына-суына түләргә кирәк, төзек тоту да мөһим.
- Кайчандыр район яшьләре парк дип хыялланды, хәзер әнә нинди күркәм ике парк барлыкка килде. Кино белән дә өметне өзмик, район халкы рәхәтләнеп кино карый торган кинозалы да булыр әле...
- Әлбәттә, хәзер дә киносөючеләр фильмнарны залда карый үзе, җылыда, иркендә... Җәйләрен фильмнарны урамда да куябыз, төрле мәдәният чараларында экран-табло белән катнашырга тырышабыз... Әле менә күптән түгел «Сабантуй» паркында автокино куелды. Һәркем бирегә килеп, машинада гына утырып, кино карый ала, тавышын ялгый да, урамдагы экранга төбәлә... хәзергә бушка... Мәктәпләргә барып фильмнар куябыз, Арча, Кукмара, Саба якларына кадәр бара идек, хәзер үзләрендә шул ук алым белән кинолар күрсәтә башладылар. Шуңа күрә үзебезнең район белән генә чикләнергә калды.
- Күз тимәсен, ничек тә кино сәнгатен яшәтергә тырышасыз. Сез бик озак еллар район мәдәниятен җитәкләгән шәхес, кино да бит ул мәдәният, ләкин ул елларда кино турында бу кадәрле кайгыртмый идегез кебек?...
- Дөрес, артык кызыксынмадым, чөнки ул чакта кинога ярдәм кирәк түгел иде, аннан җитәкчесе дә, кино куючылары да бик булдыклы егетләр иде, эшләре дә оешкан төстә барды, дисциплиналары яхшы булды. Шул чактага архив-эш кәгазьләрен карап утырганда күрәм инде...һәрбер минус исәпкә алынган һәм теркәлеп барылган, - "сөйләшенде, хәл ителде, чарасы күрелде". Киночелтәрендә эшләүче шәхесләр турында "Хезмәт" инде бик күп язды, шуңа да "Хезмәт" укучыларына алар яхшы таныш. Һәрберсе аерым бер очерк тудыра алырдай геройлар икәнлегенә иманым камил. Әйткәнемчә, эшләрен чын күңелдән, тиешенчә башкардылар, моңа хәтта гаиләләрен дә җәлеп иттеләр.
- Радик Тихонович, бу арада Казанда хәйран озак курслар да үтеп кайттыгыз...Яңалыклар юкмы?
- Яңалык шул... Киноны дәүләт тармагыннан алып, "Фонд Кино России"га кушмакчылар. Килешү нигезендә, әлбәттә. Бу коммерциячел оешма. Ул очракта инде без көненә 7-8 сеанс кино күрсәтергә тиеш, 1 генә тамашачы булса да... Халык йөрмәсә, табышы юк, чыгымы бар булып килеп чыга инде. Лампочкасы янса, үз хисабыңнан алыштырасы. Әле менә киноның тәрбияви ягы турында зурдан кубып сөйләштек, алга таба 50 процент безнең ил, калган 50 процент чил ил киноларын күрсәтә башласак, тәрбия дигәннәре ничек булыр тагын.
- Өметсез шайтан гына диләр бит... Бар да әйбәт булыр дигән теләктә яшик, Радик Тихонович! Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, эшегездә уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250