Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кире кайтмас алар

Еллар чаба алга. Нәрсә көтә анда? Аргамактай чаба ул еллар… Бер мизгелгә генә Тезгененнән тартып, Булмас микән аны туктатып.??? Туктап торса бераз Сорар идем бик аз. Балачакны кайтып күрергә… Әти-әниемне кочып, Күбәләктәй очып, Чыклы болыннарда йөрергә. Яшьлек калды ерак… Кайтса, әгәр сорап Кайтыр идем гүзәл яшьлеккә… Саф хисләрне кичереп, Мәхәббәттән...

Еллар чаба алга.
Нәрсә көтә анда?
Аргамактай чаба ул еллар…
Бер мизгелгә генә
Тезгененнән тартып,
Булмас микән аны туктатып.???
Туктап торса бераз
Сорар идем бик аз.
Балачакны кайтып күрергә…
Әти-әниемне кочып,
Күбәләктәй очып,
Чыклы болыннарда йөрергә.
Яшьлек калды ерак…
Кайтса, әгәр сорап
Кайтыр идем гүзәл яшьлеккә…
Саф хисләрне кичереп,
Мәхәббәттән исереп,
Торыр идем үзәл яшьлектә.
Кайтмый алар сорап.
Сорасаң да елап….
Балачаклар кайтмас ,яшьлекләр…..
Бүгенгегә шөкер итик.
Тоеп яңа шатлыклар.
Исән булыйк әле картлыкта!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250