Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Корыч” фильмы Гөлназыбызны танытты

Балтач гимназиясендә белем алып, биредән татар театрына мәхәббәт белән янып чыгып киткән Гөлназ Якупова-Галимуллина белән очрашуны укучылар "Ура" кычкырып һәм көчле алкышлар белән каршы алды.

Белем биргән йортына икенче тапкыр кунак буларак килүе аның һәм янәдән күзләрендә яшь бөртекләре ялтырап, оялуын яшерә алмады ул.
- Әлеге очрашу күңелле дә, шул ук вакытта күңелләрне айкый торган да булды, - ди Габдулла Кариев исемендәге Татар Дәүләт Яшь тамашачы театрының артисткасы Гөлназ Якупова-Галимуллина. Бу очрашу да гади генә түгел, ә ТРның Мәдәният министрлыгы һәм Татар Кино оешмасы инициативасы белән "Корыч" фильмында төшкән һәм аны экраннарга чыгарга артистлар белән танышу максатыннан оештырылган. Дөрес, районыбызга мондый кунаклар килүдә район кинооешмасы җитәкчесе Радик Михайловның да роле зур.
Балтач гимназиясе лагеренә йөрүче балаларга башта "Корыч" фильмын экраннан күрсәттеләр, ә аннан соң Казан кунаклары алар каршына чыкты. Иң беренче булып актлар залына Балтачыбызда, гади эшчеләр - Марсель белән Зөлфинур гаиләсендә туган Гөлназ килеп керде һәм нибары шуннан соң гына башка актерлар да укучылар янына үтте. Гөлназга карата хезмәттәшләренең мондый хөрмәте, әлбәттә, үзенең тырыш та, яхшы күңелле дә булуы белән бәйле.
Әлеге фильм һәм Гөлназыбыз турында аның баш режиссеры, ТР Атказанган артисты, Габдулла Кариев исемендәге Татар Дәүләт Яшь тамашачы театрының режиссеры Илфат Камалиев белән аралашып алу бәхете елмайды.
- Татарча боевик язасым килү теләге белән бу әсәргә 2009 елда тотындым һәм аның асылында татар яшьләренең корычтай нык булулары тора. Ә райондашыгыз Гөлназның әлеге фильмда уйнавына килсәк, мин аны беренче тапкыр күрүгә үк менә бит ул Айсылу дип уйлап куйдым. Һәм нәкъ шулай булып чыкты да, әлеге роль аша Гөлназ үзен күрсәтә белде һәм киләчәктә башка фильмнарда да үз урынын тапты. Гомумән, ул җитди дә һәм шул ук вакытта бик матур артистка да.
Әйе, Балтачыбызның горурлыгы булган Гөлназыбыз сәхнәдә уйнау түгел, ә җырлаган мизгелендә дә үзенә гашыйк итәргә сәләтле. Андагы тавыш һәм моңга күпләр сокланырлык. Ә бит кайчандыр аның әлеге сәләтләрен күреп ала алмаган булсалар, Гөлназ бүген сәхнә йолдызы булып балкый алыр идеме икән?
Балачак елларын, башлангыч сыйныфларда белем алган вакытларын Гөлназ шул елларга кайткандай сөйләде. - Беренче укытучым Роза Зарипова иде. Аның кул астында белем алганда ук җыр, бию түгәрәкләренә йөрдем, төрле конкурсларда катнаштым. 5 сыйныфтан безне Гөлнара Зәкәриевна үз канаты астына алды. Ә түгәрәк җитәкчебез Римма Рифовна иде. Менә ул театрга мәхәббәт уятты да инде миндә. Иң беренче ролем "Петрушка-иностранец"та булды, анда мин Петрушка ролендә уйнадым. Аннан соң "Чучело"да төп рольне башкардым. Шулай итеп Римма Рифовна минем сәләтемне күреп, аны тагын да үстерү өчен көчен күп сарыф итте, минем шул юлдан китүемне, танылуымны теләде, әмма мин бик курка идем. Шулай да укытучымның сүзен аяк астына салып таптыйсым килмәү сәбәпле тәвәккәлләп карарга булдым һәм аңа бүген дә зур рәхмәтем аша баш иям.
Театрда беренче ролемне башкарганнан соң да күпме вакыт узды, хәзер инде минем башкара торган рольләрем дә елдан-ел күбәя бара. "Галиябану"да - Галиябану, "Нигез ташлары"нда - Флорид, шулай ук "Башмагым", "Зәйтүнә", "Алхимик"та да үз урынымны таптым. Ләкин менә театрдан кинога күчү минем өчен читен бирелде. Шулай да Илфат абыйның яхшгылап аңлатуы, сабыр булуы белән мин ул авырлыклар аша үтеп чыктым, - ди Гөлназ.
Гөлназ рольләре хакында сөйләгәндә аның шуның кадәр күзләре яна ки, хәтта малай ролен - Флоридны башкарып, анда аны танымаулары да үзенә күрә бер рәхәтлек бирә райондашыбызга. Чөнки моның аша ул үзенең осталыгын күрсәтә.
Лагерь балалары актерларга үзләрен кызыксындырган сорауларын ирештереп, Гөлназ апайлары кебек танылу алу өчен нишләргә кирәклеген белештеләр. Ә Казан кунаклары алар белән рәхәтләнеп аралашып, автограф өләшеп, фотога төшеп, киләчәктә безнең җирлектә дә берәр кино төшерергә кирәк дигән уй-максатлар белән юлга кузгалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250