Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Көшкәтбашта «8ле чынаяк» чарасы узган (фото)

Рамазан ае башланганчы Көшкәтбаш авылында бик матур чара узган.

Авыл мәдәният йортында гүзәл ханымнар чәй эчеп, вәгазь тыңлап, ил- көннәр, якыннары өчен дога кылып, рәхәтләнеп сөйләшеп, уеннар уйнап, биеп, бер- беребезнең ризыкларын мактап ашап, "8ле чынаяк" дип исемләнгән чарада күңелле итеп бәйрәм иткән.
"Хатын- кыз җыелса шулай бит инде, бер тема да читтә калмый. Кем, кайчан нәрсә пешергән, күңелдәге истәлекләр, мал- туар мәсьәләләре, урам утлары, туйга кафе белешүләр, хәтта күрше авылларның да " хәлен белдек". Бөтенесе кирәкле, файдалы сөйләшү булды. 

Кирәк икән мондый рәхәт, җылы очрашулар. Өй атмосферасын алыштыру, яңалыклар белү, тормышның кайбер кыйммәтләрен аңлау өчен дә кирәк икән. Бу тормышта бер генә яшибез. Тормышның, авылдашларның кадерен белеп, аралашып, аңлашып яшәргә язсын!", ди Лилия Гарифуллина.

Фото: Лилия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көшкәтбаш чынаяк