Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Көтеп ала торган 1 сентябрь (фото)

Укучылар, укытучылар, әти-әниләр өчен бу бәйрәм, дисәк, ялгышмабыз.

Көтеп ала торган 1 сентябрь – яңа уку елы башлану вакыйгасына да санаулы көннәр калып бара.  

Укучылар, укытучылар, әти-әниләр өчен бу бәйрәм, дисәк, ялгышмабыз. Дөрестән дә  балачак хатирәсе булып бу көн һәрберебезнең күңел түрендә саклана.  

Уку елы алдыннан тәрбиячеләр, мөгәллимнәр бергәләр җыйналып фикерләшәләр, узганннарга нәтиҗә ясап, алдагы уку елына максатлар билгелиләр. Быел уза торган традицион август киңәшмәсе әтиләре Ватаныбызны саклауда катнашып, илебезнең тынычлыгын яклаучыларның һәм авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче мәртәбә парта артына утыручыларга, укуларын дәвам итүчеләргә уку өчен кирәк-яраклар туплаган укучы портфелелләре тапшырудан башланды.

Бу бүләкләр район җитәкчеләре, предприятие-оешма, шәхси эшмәкәрләрнең булышлыгы белән булдырылды, алар балаларга тырышып укыгыз, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәләрен ачып, киләчәктә безгә лаеклы алмаш булыгыз, дигән теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 сентябрь