Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Кредит алып татарча милли көндәлекләр чыгардык" (ФОТО)

Райондашыбыз, Арбор авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче Әлфия Хәлиуллинаның милли көндәлекләр чыгаруы турында сайтыбызда берничә мәртәбә яздык. Бүген исә әлеге көндәлекләрнең нинди акчаларга чыгарылуы хакында әңгәмә тәкъдим итәбез.

Узган ел, татарча көндәлекләр алганда, Алия белән танышкан идем, быел мине Әлфия каршы алды. Игезәкләрме дисәм, апалы-сеңеллеләр икән. "Бер карасаң, без икебез ике төрле кебек, шулай да, безне гел бутыйлар. Мәктәптә укыганда, мактау тактасына да беребез урынына икенчебезнең фотосын элеп куялар иде", - диде Әлфия, елмаеп. Кызлар быел татарча милли көндәлекләрне икенче тапкыр нәшер иткән.
- Узган ел көндәлекләребез турында җылы, матур сүзләрне дөньяның кайсы почмагыннан гына кабул итмәдек. Австралия, Америка, Польша, Төркия, тагын бик күп илләр. Күбесенә бүләк итеп җибәргәннәр. Быел җәй буе, көндәлекләр буламы, дип сорап тордылар. Аллага тапшырып, яңа көндәлекләрне нәшер иттек.
- Бу бит бик зур эш, куркытмадымы?
- Курку бар инде ул. Материалларны җыю, аны версткалау кебек эшләрне үзебез башкарабыз. Бастыру өчен исә бик күп акча кирәк, кабат кредит алдык. Максатыбыз акча эшләү генә түгел, шуңа күрә Аллаһ рәхмәтеннән ташламас, чыгымнар капланыр дип уйлыйбыз.
- Быелгы көндәлекләрдә нинди яңалыклар бар?
- Узган елдагыларына караганда, 100 граммга җиңелрәк һәм размеры буенча бераз гына кечкенәрәк булды. Бу халык соравы буенча, сумкага салып йөргәндә уңайлы булсын, диделәр. Эчтәлегенә килсәк, ул да бөтенләй башка. Хәдисләрне, язучыларның гыйбрәтле сүзләрен дә яңарттык. Аннан соң һәр атнаның шимбә, якшәмбе көннәренә төрле әсәрләрдән өзекләр, шигырьләр, психологик тестлар, эшлекле киңәшләр урнаштырдык. Көндәлекләрнең гел кул астында торырдай файдалы китап булуын теләдек. Көндәлек сатып алган һәркемгә изге теләкләр телим. Аның һәр битенә күркәм эшләр, куанычлы хәбәрләр язарга насыйп булсын.
- Көндәлекләрне кайдан сатып алырга була?
- 8(917) 917-43-08 һәм 8(987)261-47-61 телефоннары аша шалтыратып. Күпләп алганда зур ташламалар һәм китереп бирү мөмкинлеге дә каралган. Яңа елга бер атна вакыт калып бара. Милли көндәлекләр бер дигән бүләк!
Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=17413

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250