Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күргәзмәне күзәтеп йөрергә генә рәхәт (+фоторепортаж)

Районда гаять оешкан шартларда, чын күңелдән дисәк тә ялгыш булмас, зур сәнгать бәйгесе бара. Көндез ярминкәләр гөрли, кичен күргәзмәләр оештырыла, концерт куялар.

Бәйгенең күргәзмә өлешенә аерым тукталасы килә. Анда кул эшләренә, райондашларыбызның агачны да, тимерне һәм кәгазьне дә үзләренә буйсындыра алуларына хәйран каласың. Башкасын әйткән дә юк! Шәхсән үземә Норма, Бөрбаш, Субаш, Борнак авыл җирлекләре әзерләгән күргәзмәләрдә булырга туры килде. Һәрберсендә дә кергән һәркемне мәктәп-бакча коллективы каршы алды. Китапханәчеләр дә шунда. Норма авылы китапханәчесе, актив мәдәният хезмәткәре Лилия Шәйхетдинова әйтмешли, һәр күргәзмәдә дә китапханәчеләрнең күңел җылысы салынган.
Әйтергә генә ансат, карап йөрергә генә рәхәт, ә менә шул күргәзмәне оештыру - әйберләрен ташу, урнаштыру, аннан кире алып кайту - үзе бер зур хезмәт. Мәктәп, бакча, китапханә, җирлек, җәмгыять белән бергә эшләгәндә генә бай күргәзмәләр барлыкка килә. Норма җирлеге күргәзмәсендә дә китапханәчеләр дә, мәктәп җитәкчелеге дә, бакча мөдире Айгөл Ганиева да үзе шунда иде. Һәрберсе үзләренең кул астында эшләүчеләренең һәм дә җирлектә яшәүчеләрнең хезмәтләре белән таныштырырга тырыша. Бөрбашлыларның күргәзмәсе мәктәп директоры Гүзәл Бариева булганга күрә дә ямьле иде, аның җылы карашы, һәркемне якыныдай кабул итеп, күргәзмә белән таныштырып йөрүләре, бай мәгълүматлы булуы, авылларны яхшы белүе, кайнар чәйгә дәшүләре җанга үзе бер рәхәтлек өстәде - моның шулай икәнлеген бөрбашлылар күргәзмәсендә булганнарның берсе дә инкарь итмәс. Биредә бакча хезмәткәрләренең эшчәнлегенә, мәктәпнең хәзерлегенә таң калырлык иде. Субашлыларда да мәктәп директоры Раилә ханым төп фигура иде, бөтен күргәзмәне, авыл җирлеге эшчәнлеген дә, хуҗалык тормышын да билгеле бер эзлеклелек белән сөйләп чыкты. Борнак җирлегендә мәктәп-бакча хзмәткәрләре белән бергә шулай ук китапханәче, авылның патриоты Лилия Хәбибуллина да эшләде. Концерт номерларында да катнашты, Борнак авылы музее эспонтларын да тәкъдим итте, барысына да өлгерде.
Күргәзмә ул - бик тә черекле хезмәт, күмәкләшеп эшләгәндә генә тиешле нәтиҗәсен күрсәтә. Әлеге нисбәттән, күргәзмәләрне оештыручыларның хезмәтләренә югары бәя бирерлек.
erid: 2Vtzqv1AZW9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqv1AZW9