Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күршеләр бездә кунакта

Кеше нинди генә өлкәдә эшләмәсен, башкаларның эш үрнәкләрен күреп, өйрәнеп кенә уңышларга ирешә ала. Аеруча чит төбәкләргә барып кайтсаң, чагыштырыр әйберләр күп була. Җәй аенда район үзәк китапханәсе Малмыж үзәк китапханәсендә "Я здесь живу, и край мне этот дорог" өлкәара семинарда катнашты. Семинарда шулай ук Чепья авыл китапханәчесе Зиатдинова Зәлия...

Кеше нинди генә өлкәдә эшләмәсен, башкаларның эш үрнәкләрен күреп, өйрәнеп кенә уңышларга ирешә ала. Аеруча чит төбәкләргә барып кайтсаң, чагыштырыр әйберләр күп була. Җәй аенда район үзәк китапханәсе Малмыж үзәк китапханәсендә "Я здесь живу, и край мне этот дорог" өлкәара семинарда катнашты. Семинарда шулай ук Чепья авыл китапханәчесе Зиатдинова Зәлия дә катнашты һәм районыбызның көнкүреше белән таныштырганнан соң, китапханә эшендәге тәҗрибәләре белән уртаклашты, яңа эш алымнары турында сөйләде. Чыгыш өчен презентация дә әзерләнгән иде. Күршеләр безнең эш алымнарына сокландылар һәм безгә килергә дә теләкләре барын җиткерделәр. Һәм менә Малмыж районының авыл китапханәчеләре берәм-берәм кунакка да килә башладылар. Ноябрь башында килгән Пар-Китәк авылы китапханәчесе Трухина Алефтина Николаевна журналларның шактый булуына, яңа китапларның күплегенә, интернет эшләвенә, җиһазларга , матурлыкка үзенең соклануын яшермәде. Китапханәчеләр алга таба да элемтәләрне югалтмаска, һәрдаим тәҗрибә белән уртаклашып торырга дип саубуллаштылар.
Гөлсинә Животникова
Чепья авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250