Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Көшкәтбашта быел Сабантуй үзенчәлекле булды

3 июнь көнне Көшкәтбаш авылында милли бәйрәм - Сабантуй гөрләп узды. Башка еллар белән чагыштырып караганда, бәйрәм үзенчәлекле дә, күңелле дә булды дияр идем.

Уеннар саны да күп, бүләкләре дә яхшы. Башка еллардан аермалы буларак быел тракторда ярыш та оештырганнар, "Формула - 1" дип аталучы тачка белән йөгереш тә программага кертелгән. Тик менә ничәнче ел рәттән авылыбызда туры колга куелмый, юкса шалкан егетләре күрше авылларга барып, осталыкларын күрсәтеп, җиңүләр дә яулап кайталар.
Халык аркан тартыш уенын бик яратып күзәтте. Бигрәк тә хатын-кызлар арасындагысын. Алып баручылар да бәйрәмебезгә ямь өстәп, бер минут та туктамый халык күңелен күрделәр. Гомумән алып әйткәндә күңелгә бик ятышлы, кайтасыны китерми торган булды быелгы Сабантуебыз. Шуңа да оештыручыларга зур рәхмәт җиткерәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250