Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күңелләрдә тальян моңнары: Зыятдиновлар гаиләсе (видео)

Зөлкәфир әфәнде һәм аның уллары Эльмир һәм Эльвир Зиатдиновлар һәр бәйрәмнең йөзек кашы.

ТНВ каналында баручы тапшыруның чираттагысы райондашларыбызга багышланды.

Татар халкының милли кыйммәтләрен күрсәтү һәм шуның нигезендә милли үзаңны, гражданлыкны үстерү, халкыбызның иҗади музыкаль сәләтләрен үстерүгә ярдәм итү максатыннан «Күңелләрдә тальян моңнары» исемле телевизион проектның чираттагы кунаклары - райондашларыбыз, Куныр авылында яшәүче Зыятдиновлар гаиләсе.

Зөлкәфир әфәнде һәм аның уллары Эльмир һәм Эльвир Зиатдиновлар һәр бәйрәмнең йөзек кашы. Кунырда гына түгел, алар район сәхнәләрендә дә еш чыгыш ясый. Гармунчы егетләр өстәвенә игезәкләр дә.

Зөлкәфир абый һәм Рәсимә апа Зыятдиновлар гаиләсендә кызлары Ландыштан соң икенче бала булып туган игезәкләр кечкенәдән җыр-моң дөньясында кайнап үсә, чөнки Зөлкәфир абый баянчы, Рәсимә апа матур итеп җырлый, концертлар алып бара.

— Безнең өйдә гармунның нинди генә төре юк. Егетләрнең гармунда уйный башлауларына әтиләренең өздереп гармун, тальянда уйнавы сәбәп булгандыр, дип уйлыйм. Аннан сәләт дигәнең дә бар бит әле. Апалары Ландыш та кечкенәдән гармунда уйнады, — ди әниләре Рәсимә апа.

«Сыерчык бураннары» җыры белән сәхнәгә чыккан игезәкләр мәктәпкә укырга кергән елларында ук район күләмендә уздырылган бәйгеләрдә катнашып, олы сәхнәгә юл ала. Өздереп гармунында да уйный, җырлый да, бии дә, аның өстенә уку алдынгылары да. Егетләрнең киләчәк тормышын күпләр сәнгать дөньясы белән бәйләр дип уйлый, әмма алар мәктәпне тәмамлагач, бөтенләй башка юнәлеш буенча укырга керә. Чавал техникумында укыган чагында да егетләр гел мактаулылар рәтендә була.

Укуларын уңышлы тәмамлап кайтканнан соң егетләр авылда төпләнеп кала. Ул вакытта апалары Ландышның Казан дәүләт университетын тәмамлап, Венесуэлага стажировкага киткән вакыты була. Кечкенәдән үзләрен кадерләп үстергән әбиләре Наҗия дә бик каты авырый башлый. Ул чакта Зөлкәфир абыйның да, Рәсимә апаның да эштә вакытлары. Егетләр төп нигездә, әти-әнигә булышырга, әбиләрен тәрбияләшергә дигән катгый карарга килә. Наҗия апа хәтерсезлектән тилмергән чорларда аны бәби кебек тәрбияләп, олы ихтирам күрсәткән игезәкләргә ул чакта һәркем соклану белән карады. 

erid: 2Vtzqv1AZW9

2014 елның декабрь аенда исә игезәкләр тәвәккәлләп сөт җыю эшенә алына. Бүген «Зыятдинов» фермер хуҗалыгының гөрләп эшләгән чагы. Сүз дә юк, халыктан сөт җыю эше җиңелләрдән түгел, халык белән эшләү аеруча зур көч сорый. Иртән таңнан юлга кузгалу, төгәл исәп алып бару, вакытында сөтне илтеп тапшыру, халыкка үз вакытында тиешле хакны түләү һәм тавык та чүпләп бетерә алмаслык мең дә бер хезмәт башкарырга туры килсә дә, егетләр тормышларын авылдан башка күз алдына китерә алмый.

— Бүген бәхет эзләп читкә чыгып китәсе юк. Авыл да хәзер шәһәрдән ким түгел, бар нәрсә бар, — ди егетләр.

Кичләрен егетләр әтиләре Зөлкәфир абый белән өчәүләшеп гармун, тальян сузып җибәрә, өй эче моңга күмелә. Арабызда әнә шулай дөнья матурлыгын күрә, тормыштан тәм табып яши белгән яшьләр булуы бик сокландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зыятдиновлар

erid: 2Vtzqv1AZW9