Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Курай, кубыз һәм тальян... Гөлкәй, Равил, Шәрипҗан

Карадуган мәдәният йортында яңа «Илкәй» ансамбле оешкан

Милли уен кораллары – халкыбыз хәзинәсе, барлый башласаң, һәрбер клубта да бар алар. Тузан җыеп ятканы, тузан җыймый ятканы да дигәндәй... Икенче варианттагысы күңел иткән оста кулына эләксә – халык күңеленә дә үтеп керә, кулдан китми, сәхнәдән төшми. Карадуган мәдәният йортында узган кыш кына оешкан ансамбль кебек менә, курай да тик ятмый, кубыз да үз эшендә, тальянны әйтәсе дә юк.

– Шәрипҗан абый идеясе бу, – ди «Илкәй» солисты, Карадуган мәдәният йорты мөдире Гөлкәй Хәйруллина. – Әйдә, без дә бер ансамбль оештырыйк әле, дип килеп керде дә, җәһәт кенә оешып та куйдык менә.

Шәрипҗан абый дигәне Түбән Кенә авылы җегете, 69 яшьлек оста гармунчы. Тальянын тартып җибәрде, дөньяларыбыз яктырып китте. И уйнап та күрсәтә инде, чын күңелдән, ихлас, бармакларына күз иярми.

– Мин Карадуганныкы түгел,  Түбән Кенәнеке, авыл мәдәният йортында гармун-тальян тартып алган уңышларым диварларда тора, – ди горурланып.– Күптән түгел гаҗәеп концерт оештырдык, төрле яклардан гармунчыларны җыйдык, безнең алты кешелек группа бар, анда Ульяновск, Саба, Балтач, Мамадыш, Чаллы, Актаныш гармунчылары җыелган. Күптән түгел Ульянга барып чыгыш ясап кайттык, бармам дигән идем, ник без киләбез бит сезгә, диделәр дә, бардым. 17 декабрь көнне авылда концерт оештырдык, шунда Ульяннар да килгәннәр иде. Үскәндә 9 бала үстек, 5 малай идек, әти тальянчы иде.

Шәрипҗан абыйның кулында әтисеннән калган кадерле ядкарь – «Саратовский» затлы тальян, өстендә кыйммәтле милли костюм. Мамадышка кадәр барып тектердем, ди. Бездә дә тегәләр аны, Шәрипҗан абый! Дүрт борынга күңелле генә сөйләшеп утырабыз шулай. Шәрипҗан абыйда тагын бер тальян бар икән әле, хәйран тарихи. Башкортстанда яшәүче оста Динияр Мөхәяровның шәкерте Айрат Харисовның 1997 елда ясаган тальяны. Әтисенә аны танылган җырчы, үзе үк тә тальянчы Фән Вәлиәхмәтов алып кайтып биргән. Фән Вәлиәхмәтов бу якларга концерт белән килгәч, Шәрипҗан абыйның әтисенең тальянда уйнавын ошаткан булган.

– Гармун моңнары бетә күрмәсен, – ди Шәрипҗан ага. – Безнең әти үлгәнче борынгы авыл көйләрен уйнады, Бөек Ватан сугышы ветераны иде ул, 1917 елгы, урын өстенә калгач та, 2008 елның 9 май көнне уйнады да, аннан китеп барды... Әтинең 1947 елгы тальянын кадерләп саклыймын.

Сәнгать җитәкчесе Равил Гарифҗанов мәдәнияткә инде өченче тапкыр әйләнеп кайткан кеше, берара район икмәкханәсендә дә эшләгән. Перәннекләр, печеньелар пешереп алып килә, телеңне йотасың, билләһи, ди директорлары Гөлкәй. Ә менә кубызда уйнап күрсәтә! Алтай тауларын, Якут далаларын иңләп кайткандай буласың!

– Кубыз минем өчен яңа әйбер. Мин аны сатып та алдым, үзем дә ясадым, – ди Равил әфәнде. – Өч мең ярымга сатып алдым (гаҗәп, карап торышка, ачкычка охшап торган бер тимер кисәге генә, ә бәясе бар, чөнки аһәңе күңел кылларын мең бәһагә дә алыштырмый тибрәтә). Мәскәүдә 8 меңлекне дә күрдек әле. Интернеттагы кушымта (приложение) аша үзем дә ясадым, бик үзенчәлекле уен коралы, тональлеге дә үзгә. Уйнарга да интернет киңлекләре аша өйрәндем. Менә авылыбызның уңган тәрбиячесе «Ел тәрбиячесе» дигән бәйгегә шушы минем кубыз белән китте, мәртәбәле жюри алдында милли моңнарны җиткерде.

Равил абый бик кызыксынучан кеше. Төрле милләт кубызлары бар, ди. Тешкә тидереп уйный торганы, иренгә тидереп кенә уйный торганнары да бар. Якутларда, башкортларда бик көчле яңгыраешлы икән ул кубыз. Берүзе өч сәгать буе кубызда уйный алу сәләтенә ия якут кызы турында да сөйләп шаккаттырды, әнә шулай, бик кызыксына ул кубыз белән. Каян килгән авыл егетенә бу кадәрле музыка белән кызыксыну дисәң, бактың исә җирлекләрендә тылсым бар икән. 1985-86 еллардан Карадуганга район сәнгать мәктәбеннән килеп укыткан укытучылар Фирдәүсә, Саймә апалардан һәм башкалардан калган тылсым икән ул. Ул елларда күпме баланы һөнәрле иткәннәр алар, баянда, фортепианода, домбрада уйнарга өйрәткәннәр, моның өчен махсус музыка сыйныфы булган. Шунысы гаҗәп, балалар уен коралларында гына уйнап калмаган, моңны тоярга өйрәнгән, тоям дип кенә моңны тоеп булмый, аңа табигый сәләт тә кирәктер. Ул чор баласы Азат Харисовны гына алыйк, – «Менә ул бөтен төр уен коралында да уйный белә, теләсә-нинди көйне мизгел эчендә табып бирә. Сәләт бик көчле анда», ди Равил абый авылдашы турында. Азат әфәнде үзе Казан каласында ашыгыч ярдәм машинасында эшли икән, кайтып-китеп йөри. Тагын менә биредә белем алган Фәүзия, Мәрхәбә, Әлфия апалар әле дә булса яраткан уен коралларында көйләр сузалар. Фәүзия апаның улы Рәмис тә музыка буенча китте, бүгенге көндә район сәхнәләрен бизәп торучы талантлы гармунчы ул. Чибәр егетебез уйный-уйный остара гына бара, бүгенге көндә әнисе дә, үзе дә Сосна авылында яшиләр. «Карадуганда район музыка мәктәбенең кабаттан филиалын ачып булмас микән? Мәктәптә урын булмаса, клубта бүлмәләр җитәрлек», ди Равил абый.

Чират Гөлкәйгә дә җитте, исеме матур, кемнәр куйган диярдәй кызыбыз Чистай якларынннан, Мөслим авылыннан икән.

– Без рәхәтләнеп уен коралларында уйнап үскән балалар, өй тулы гармун иде, – ди Гөлкәй. – Әни уен коралларын җыймый иде, шуңа да уенчык белән уйнагандай гармун тарттык. Әнкәй мәдәният хезмәткәре иде. «Алсу таңнарда, карыйм талларга...», алты яшьтә унике рәтле тальянда уйнаган беренче көем бу минем, ул чакта әле сәхнәдә урындыкка утыргач, аягым идәнгә дә тими иде, ә кагыйдә буенча аяк идәнгә тияргә тиеш, шунлыктан аяк астына ни дә булса куялар иде.

Әңгәмәбезнең бу өлешен Шәрипҗан абый шалт кына эләктереп алды:

– Менә, хәзер дә нәкъ шулай итәргә кирәк, гармун-тальян уйнарга бакча яшеннән үк өйрәтергә кирәк. Уенчык гармуннарны тартсыннар шунда, өйрәнсеннәр, яшьләрне тартырга кирәк моңга, сафларны сирәгәйтмәскә кирәк, – ди ул.

Үзләре дә мәдәният йортына чакырып өйрәтергә каршы түгел, тик гармуннарның барысының да бер тональлектә булуы кирәк икән, бертөрле тональлектә дүрт гармун җитәр иде дигән фикердә алар. Гамәлдән чыгарылган булса да ярый, диләр. Бәлки булышучы табылыр, нияләре яхшылыкка илтә торган бит. Менә элек уен коралларын дәүләт алдырта иде, – диләр алар. – Хәзер андый мөмкинлек юк. Эшләп алырга кушалар да бит, тик концерт, театр куюдан кергән акчага ул кадәрле гармун алып булмый. Чөнки бик кыйммәт.

– Элек уен кораллары кибетләре бар иде, универмагта, мәсәлән. Хәзер гармун да табып булмый районда, – ди Шәрипҗан ага. Эшлисен эшләгән, ашыйсын ашаган инде ил агасы, куркып тормый, әйтә, һәм аның белән килешмичә дә булмый, шулай да мәсьәлә ике яклый, өр-яңа уен кораллары бик кыйммәт, өлкәннәр әйтмешли, яннарына якын бара торган түгел, ә искеләрен яңадан ремонтлатырга кирәк. Менә мин дә улыма арзанга гына баян таптым дигән идем, бернигә яраксыз булып чыкты, әле ярый укытучылары рәхимле булды, хәлгә керде, вакытлыча гына булса да баянлы итте. Районда сирәк кенә булса да гармун ремонтлаучылар бар. Чыннан да, районда андый сәүдә нокталары юк шул, хәер, күрше-тирә районнарда да күргән юк аларны, бәлки мин генә күрмимдер...

– Ярый әле күмәк хуҗалыклар бар, – дип сүзгә кушыла Гөлкәй. – «Игенче» хуҗалыгы җитәкчесе Булат Зыятдиновка нинди генә мөрәҗәгать белән керсәң дә, кире бормый, микрофонын да алып бирде, зур рәхмәт аңа.

...Кабат Гөлкәйгә кире кайтып, яшьлек елларына тукталыйк. Тальянда да уйнарга өйрәнә Гөлкәй, курай да уйный, думбрасын да чиртә. Мәдәният институтында белем ала. Нота белмәгән балаларны да укырга алган еллар була ул. Төрле сәбәпләр аркасында сигез ел мәдәнияттән аерылып тора һәм менә яңадан кайта. Хәзер исә, алган белемнәрен эшкә җигә. Янып-көеп, канатланып мәдәният өлкәсендә эшли. 1978 елда үз җирлекләрендә оешкан театр сәнгате буенча Карадуган мәдәният йорты еллар дәвамында дан казана, алар куйган спектакльләр карап туйгысыз, хәзер дә шул биеклекне югалтмый саклыйлар. Афәрин! Спектакльне сәхнәгә куючы режиссерлар милли уен коралларыннан музыкаль күренешләр дә кертеп җибәрсәләр, менә дигән сәхнә әсәре туачак!

Гөлкәй курайны балачагында беренче тапкыр телевизордан күрә, олы абыйсы курай ясап бирә. Кызының моңга омтылышын күреп, әнисе заводта эшләнгән, үзе әйтмешли, өр-яңа заводской курай алып кайта. Үпкәләремә дә шулкадәрле яхшы дәва, ди Гөлкәй курайда уйнавын яратып.

Сөйләшеп аргач, һәрберсе уен коралларында уйнап күрсәткәч, киттек сәхнәгә. Милли киемнәрдән булган артистларыбызны курай, кубыз, тальян моңнары тагын да гүзәл итте, әйтерсең лә Гөлкәй, Равил, Шәрипҗан исемнәрен мәңгеләштерде. Шулай шул, милли моңнар берләштерә дә, хәтта ки мәңгеләштерергә дә мөмкин. Әлеге трионың чыгышы инде интернет челтәрләренә урнаштырылган, алар үзләренең ВКонтакте челтәрендә эшчәнлекләрен даими күрсәтеп баралар. Чыгышларын анда куймасалар, күпләр Карадуганда шушындый ансамбль оешуын да, аннан да бигрәк Карадуган халкының үтә дә мәдәниятле булуы кайчандыр биредә сәнгать мәктәбенең филиалы эшләүгә бәйле икәнлеген дә белмәс иде бәлки. Шул елларның кайтавазы булып, авылда гармунчылар ансамбле яши – Мәрхәбә Камалиева, Әлфия Шакирҗанова, Гөлкәй Хәйруллина, Азат Харисов, Шәрипҗан Хөсәенов, Рафил Ибраһимов – әлеге ансамбльнең солистлары.

Тиздән җәйләр җитәр, Сабантуйларына агылырбыз. «Илкәй»нең моңнарын да ишетербез. Ул моңнар әле «Илкәй»не ил гизәргә дә этәрер, мөгаен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәдәният