Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ленар Хаматов: “Иҗат – күптәнге җан дустым, күңел халәтем” (фото, видео)

«Татар сүзе» халыкара нәфис сүз бәйгесе быел райондашларыбызга зур җиңүләр алып килде.

Нәфис сүз бәйгесендә мәдәният өлкәсенә якын булган кешеләр генә түгел, ә гади хезмәт ияләренең дә катнашып, зур җиңүләр яулавы аеруча сөенечле. Куныр авылында яшәүче Ленар Хаматов шундыйлардан.

Ленар белән бер мәктәптә укыдык. Шигъри җанлы, үткен сүзле, юмор хисле якташым мәдәният юнәлешен сайлап, шул юлдан киткән булса, белмим кем булыр иде икән?! Әмма ул җир кешесе. Авыл җанлы, туган ягында төпләнеп, гаилә корып, гади хезмәт белән матур итеп яшәп яткан мәле. Ә иҗат, үзе әйткәнчә, аның күптәнге җан дусты, күңел халәте.

Узган ел Ленар «Татар сүзе»ндә Габдулла Шамуковның "Башкатыргыч сәнгать" мәсәле белән катнашып, рәхмәт хатына гына лаек булган иде. Ә быел ул җиңү яулап, гала-концертта катнашты.

- Быел исә катнашырга бөтенләй исәбем юк иде, мәдәният йорты директоры катнашып карыйк әле дигәч, каршы килмәдем. Ул чакта Казанда мич чыгарган вакытым. Эш урыныннан гына видео төшереп җибәрергә булдым. Мин үзем гадилекне, табигый мохитне яратам. Мичләр чыгарганда кулга гармун алып җырлап та җибәрәм. Моннан 20 ел элек тә республикакүләм бәйгеләрдә катнашкан бар иде. Шуны әйтергә кирәк, хәзергеләре аеруча зур оешканлык, әзерлек белән уза. «Татар сүзе»нең гала-концертында катнашып, мин шуңа инанып кайттым.  Бәйгене оештыручыларга Аллаһының рәхмәте булсын. Илебез, телебез бетмәсен. “Татар сүзе” дәвамлы булсын! - диде Ленар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ленар