Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әлфиябез татар көндәлеге нәшер иткән (фото)

Якташыбыз Әлфия Хәлиуллина татар телендә көндәлекләр нәшер иткән.

Әлфия бүгенге көндә гаиләсе белән Казанда яшәсә дә, без аны барыбер үзебезнең Балтач кызы дип саныйбыз. Арборда туып-үскән кыз киләчәктә математик булырга җыена, Казан федераль университетының магистратурасында белем ала. Туган телендә шигырь язу белән дә мавыга. Гомумән, татар тормышы өчен җан атып яши. Балалар өчен Казан каласы буйлап экскурсияләр дә оештырырга вакыт таба.

Белмәгәннәр өчен Әлфия - "Шәһри Казан" газетасы журналисты Зөлфия Хәлиуллинаның кызы. Татар көндәлеген чыгару идеясен дә Әлфия әнисе Зөлфия ханым белән бергәләшеп тормышка ашырган.

- Әле моңа кадәр беркайда да, беркайчан да басылмаган, сатылмаган милли көндәлекләр (ежедневник) бастырып чыгардык. Көндәлекнең битләре татар язучыларының гыйбарәләре белән баетылган. Бу үзегез өчен дә, якыннарыгыз, дусларыгыз, туганнарыгыз өчен дә яңа ел, туган көн һәм башка бәйрәмнәргә менә дигән бүләк! - ди Әлфия.

Көндәлек нәшер итү өчен Әлфия баштарак спонсорлар да эзләп караган, әмма ярдәм итәргә ашкынып торучы булмаган. Шулай да, күңелен төшермәгән. Быел май аенда җиң сызганып эшкә керешеп, аны башкарып та чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250