Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Лилия Муллагалиева: "Синең өчен, балам, яктыртырмын барыр юлыңны"

4 бала анасы Лилия Муллагалиева сабыена багышлап күңелләрне эретә торган шигырь юллары белән уртаклаша. Анда "Синең өчен, балам, синең өчен яктыртырмын барыр юлыңны" дигән юллар да бар.

4 бала анасы Лилия Муллагалиева сабыена багышлап күңелләрне эретә торган шигырь юллары белән уртаклаша. Анда "Синең өчен, балам, синең өчен яктыртырмын барыр юлыңны" дигән юллар да бар. Шигырьнең авторы Наилә Аюпова икән:

Синең өчен, балам

Синең өчен, балам, синең өчен

Ак таңнарның телим атканын,

Сандугачлы таңын, кояшлысын,

Чишмәләрнең чылтырап акканын.

Синең өчен, балам, синең өчен

Тынычлыгын телим җиремнең,

Кагылмасын, берүк, кагылмасын

Шаукымнары кырыс җиленең.

Синең өчен, балам, синең өчен

Хәтфә таулар, яшен үзәннәр,

Былбыл кош моңнары синең өчен

Яшел келәм – яп-яшь үләннәр.

Синең өчен, балам, синең өчен

Яктыртырмын барыр юлыңны,

Йөрәгеңә салам якты нурлар,

Суз әле, суз, балам, кулыңны.

Исегезгә төшерәбез, 25 февраль көнне популяр җырчы Лилия Муллагалиева дүртенче тапкыр әни булды. Лилия "Матбугат.ру" хәбәрчесе белән хис-кичерешләре белән уртаклашып: "Аллага шөкер! Дүртенчегә барырга куркып тормагыз. Дүртенчесе бик тиз туа икән" дип сөенече белән бүлешкән иде. Сабыйга Илһам дип исем куштылар.

Тулырак: matbugat.ru

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь Лилия Муллагалиева