Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ләйлә Фазлыева: «Татар дөньясы» китабы мәктәпләрдә кулланырлык әсбап

Китап күпләп басылганнан соң мәктәпләргә дә таратылачак.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). «Татар дөньясы» китабы мәктәпләрдә кулланырлык әсбап. Укытучы булып эшләгән тарихымны искә алып әйтәм. Китаптагы текстлар фәнни яктан тикшерелгән, экспертизалар уздырылган», — дип белдерде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

«Китапның электрон форматына таянып, укытучы балаларга татар халкының мәдәнияте, тормыш рәвеше турында дәрес аңлатканда иллюстратив материалларны да куллана ала. Рәсем дәресләрендә татарларның йорт бизәлешен, җиһазларын сурәтләгәндә дә китаптан файдаланырга була», — дип сөйләде Ләйлә Фазлыева.

Китапта әдәбиятны, телне өйрәнгәндә балаларга бирерлек кызыклы мәгълүмат күп. Шулай ук халык киемнәренә, гореф-гадәтләренә, фольклорга зур игътибар бирелгән.

«Татар дөньясы» китабы тулы тираж белән басылгач, мәгариф оешмаларына һәм район, шәһәр китапханәләренә тапшырылачак, диде Ләйлә Фазлыева. Ул 100 меңлек басма тиражны 1,5-2 айдан соң чыгар дип фаразлады.

«Яңа басма алдарак чыккан татар тарихы китапларыннан тамырдан аерыла. Элегрәк басылганнарында тарих этнология, этнография һәм антропология күзлегеннән өйрәнелә. Мәсәлән, җиде томлы „Татар тарихы“ исемле академик басма тарихны борынгы заманнардан хәзерге көнгә кадәр җентекләп күрсәтә. „Татар дөньясы“ китабында боларның барысы да бар, ләкин кыскартылган һәм киң даирә кулланучысына аңлаешлы форматта бирелә», — дип аңлатты китап авторларының берсе, тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов.

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китап Татар дөньясы китабы