Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәдәният хезмәткәрләре өчен куанычлы яңалык

Дәүләт Думасы кече шәһәрләрдә һәм авылларда мәдәният хезмәткәрләренә яңа кадрлар агымын тәэмин итү максатыннан өстәмә ярдәм чаралары кертергә мөмкин.

Хәзер мәдәният өлкәсендә хезмәткәрләргә кытлык 19 меңнән артык кеше тәшкил итә. Төп сәбәпләр – муниципаль учреждениеләрдә хезмәт хакының түбән булуы, бюджеттан тыш акчаларның җитмәве һәм бюджеттан акча бүлеп бирелмәве тора.

Мәдәният буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Елена Драпеко белдергән, Дәүләт Думасы кече торак пунктларга яшь белгечләрне җәлеп итү өчен ярдәм чаралары комплексын кабул итәргә планлаштыра.

«Без, бәхеткә каршы, бер чара уздырдык — земство мәдәният хезмәткәре турындагы канун, аның нигезендә кечкенә торак пунктларга, авылга баручы яшь белгечләр, әйтик, табиблар кебек үк түләүләр һәм өстенлекләр алачак. <...> Шулай ук, минем карашка, авылда яшь белгечләргә хезмәт торагы бирү практикасын кире кайтару турында уйларга кирәк», – диде ул "Парламентская газета"га.

Драпеко Дәүләт Думасының киләсе сессиясендә ташламалы ипотеканың яңа вариантлары турында фикер алышачагын өстәде. Аның фикеренчә, бу чараны авыл мәдәният хезмәткәрләренә дә җәелдерергә кирәк, дип яза Шәһри Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәдәният