Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Малмыж Сабантуенда булачак губернаторга балтачлылар түбәтәй киертеп, кулына кылыч тапшырдылар (+фоторепортаж)

Инде хәбәр иткәнчә, шимбә көнне Малмыжда уза торган Сабантуйга Киров өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Игорь Владимирович Васильев килде.

Аны Малмыж районы башлыгы Валерий Васильевич Константинов һәм Балтач районы башлыгы Рамил Рашитович Нотфуллин каршы алдылар. Губернатор балтачлылар әзерләгән татар халкының тарихын күрсәткән татар өендә булдылар. Игорь Васильев татар милли ашларыннан авыз итте, район башлыгы Рамил Нотфуллин аӊа түбәтәй кигезеп, бүләк итеп кулына кылыч тапшырды. Сабантуй кунаклары каршында чыгыш ясап Киров өлкәсе башлыгы татар милли бәйрәме белән ихластан котлады, киләчәктә дә бергә-бергә матур итеп эшләргә һәм күршеләр белән аралашып, матур итеп яшәргә дигән изге теләкләрен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250