Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Марс акапеллага җырлап шаккатырган. Кемнәрне?

Фестивальдә Марс Хаҗиевның акапеллага башкарган татар халык җыры “Шахта”- жюриларның күңеленә үтеп керде, алар үзләре дә кушылып җырладылар.

22 сентябрь көнне, Чапшар авыл клубының “Энҗекәй” клубы кызлары Назилә Гаязова, Айсылу Вәлиевалар һәм авылыбызның моңлы сандугачы Марс Хаҗиев белән Малмыж районы, Иске Йөрек авылында узган “Халкым мирасы” исемле регионара татар фольклор фестиваленда катнаштык.

Фестиваль урамда “Түгәрәк уен” белән башланып китте. Түгәрәк уенда “Чүпләү”, “Биш пар” кебек элеккеге онытылып баручы җырлы-биюле уеннарда яшьләр бик теләп катнаштылар. Фестивальдә Марс Хаҗиевның акапеллага башкарган татар халык җыры “Шахта”- жюриларның күңеленә үтеп керде, алар үзләре дә кушылып җырладылар һәм аның моңлы тавышын югары бәяләп I дәрәҗә диплом тапшырдылар.

Биюче кызларыбызның да нигезләмә таләпләренә туры китереп гармун һәм тальян көйләренә биегән дәртле татар биюләре жюрилар тарафыннан мактау сүзләренэ лаек булды һәм дипломга ия булдылар, дип хәбәр итә Чапшар авылыннан үз хәбәрчебез Гүзәлия Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халкым мирасы