Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Матурлык өчен генә төзелми.Нәрсәләр?

Район мәдәният хезмәткәрләренең хезмәтләре һәркемнең күз алдында диярлек. Районда узган мөһим чаралар, бәйрәмнәр алардан башка узмый.

Бүгенге көндә халыкка район мәдәният үзәге, 2 автоклуб, 22 авыл мәдәният йорты, 24 авыл клубы хезмәт күрсәтә. 306 түгәрәк эшли, аларга 3816 кеше җәлеп ителгән. Сүз уңаеннан, 2018 елда мәдәният хезмәткәрләре көче белән 7536 чара үткәрелгән.

Республика күләмендә үткәрелүче “Иң яхшы мәдәният учагы” бәйгесендә дә ел саен безнекеләр җиңүләр яулап килә. Соңгы елларның күрсәткечләренә күз салсак, 2016 елда Субаш мәдәният йорты 100 мең сумлык грант белән бүләкләнгән. 2017 елда Субаш мәдәният йорты директоры Хәлил Фәизов 50 меңлек грант белән, ә Арбор һәм Чепья мәдәният йортлары 100әр мең сумлык грантка ия булдылар. Узган ел исә әле бәхет Сосна мәдәният йорты коллективына елмайган.

Яшерен-батырын түгел, халык белән аңлашып эшләү, аларны мәдәният учакларына тарту җиңелләрдән түгел. Шуңа да кадрларга кытлык юкмы, дип кызыксынам Балтач үзәкләштерелгән авыл клублары челтәре директоры Илдар Насыйбуллиннан.

– Бездә күпчелек үз хезмәтенә бирелгән, халык белән аңлашып, аралашып эшли торган кадрлар эшли. Кеше белән уртак тел таба алмаучы бу системада эшли алмый. Кадрларыбызның эшчәнлеге даими тикшерелә. Махсус комиссия белән кичке сәгатьләрдә авылларга чыгабыз, авыл халкы, яшьләр белән очрашып фикерләрен тыңлыйбыз. Һәр баруның нәтиҗәсе күренә. Хезмәткәрләребезнең хезмәт хакы начар түгел, шуңа да эшләрен тиешле дәрәҗәдә башкаруларын таләп итәбез. Китапханәләрдән дә халык өзелеп тормый. Интернет заманы дисәк тә, китап укучылар шактый күп, – ди ул.

Мәдәни чараларның сыйфаты, халыкны мәдәният учагына җәлеп итү клубларның төзек, матур булуына да бәйле. Әлеге уңайдан районда соңгы 5 елда гына да биш мәдәният йорты төзелү үзе үк күп нәрсәне аңлата. Шулай ук Таузар, Әтнә, Чапшар, Ярак-чурма авылларында мәдәният йортын үз эченә алган күпфунцияле үзәкләр төзелү, Нөнәгәр, Норма, Кече Лызи, Борнак мәдәният йортларында капиталь ремонт үткәрелү сөенечле хәл. Бу хөкүмәтнең, район башлыгының клублар төзелешенә аерым игьтибар бирүе хакында сөйли. Онытмасак иде: клублар матурлык өчен генә төзелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев