Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәдәниятебез откан грантлар (+фото)

Тырыш хезмәт грантлар белән бәяләнә

 

2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, авыл клублары челтәре, үзәк китапханә һәм Карадуган Себер тракты һәм Муса Җәлил музее һәрберсе 500әр мең сумлык грант оттылар. Районнарда модель китапханәләр булдыру юнәлешендә Смәел китапханәсе 2 миллион 500 мең сумлык грантка лаек булды. «Авыл җирлегендә урнашкан иң яхшы мәдәният учагы» республика бәйгесендә районыбызның Нөнәгәр һәм Урта Көшкәт авыл китапханәләре, Ор авылы клубы катнашып, 100әр мең сумлык грант, ике мәдәният хезмәткәре «Иң яхшы мәдәният хезмәткәрләре» арасында узган республика бәйгесендә акчалата премияләр алуга ирештеләр. Китапханәләребез дә район халкында китап укуга мәхәббәт уятуда фидакарь хезмәт куя, укучыларга яңадан-яңа китаплар, журналлар тәкъдим итү белән беррәттән төрле әдәби кичәләр дә рухи дөньябызны баетырга ярдәм итә. Дәрәҗәле исемнәре республикабыздан тыш чит төбәкләргә дә мәгълүм булган музейларыбыз эшчәнлеге дә мактап телгә алырлык. Балтач сәнгать мәктәбенең дә үз югарылыгын били баруы күз алдында, җитәкчелек тә уңышларын танып, хуплап, районда өр-яңа сәнгать мәктәбе төзергә җыена. Районыбызның кино сәнгате шулай ук үзенең эшен тотрыклы алып бара, нинди генә хәлдә калса да, чыгу юлын таба, яңа юнәлешләр булдыра, яшь буынны әхлакый яктан тәрбияләү буенча максатчан эшли, хезмәт күрсәткечләре буенча республикада алар беренче урында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев