Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Милли моңнарда – әхлакның нуры, киләчәкнең ак юлы

«Талантлар парады» фестивале Балтач районы сәнгать мәктәбенең узган ел откан зур суммадагы грантның максат-бурычларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән.

Сәнгать мәктәбе быел да район җитәкчелеге белән берлектә төрле районнардан балаларны күркәм бәйгегә җыеп, эшчәнлеген уңышлы гына башкарып чыга алды. Бәйгедә барлыгы 883 бала катнашты. Районыбызның һәм дә Арча, Байлар Сабасы, Малмыж, Мари иле, Әтнә, Теләче, Питрәч, Апас, Казан, Чүпрәле, Әлмәт, Мөслим, Буа, Кукмара якларының яшь талантлары вокал, халык уен кораллары, фортепиано, матур сөйләм, хореография, рәсем сәнгате буенча иҗади яктан көч сынашты. Чыгышлар турыдан-туры да, онлайн тәртиптә дә каралды. Ике көн рәттән район мәдәният үзәге, сәнгать мәктәбе заллары, «Факел» яшүсмерләр клубы, Норма мәдәният йорты гөрләп торды. Чыгышларга мәртәбәле жюри вәкилләре бәя бирде. Гала-концерт өлешендә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов чыгыш ясады, бәйгене югары бәяләде, яшь талантларның күплегенә сокланды.

Милли моң, милли рух һәм милли уен кораллары...

«Хезмәт»ебез «Милли уен кораллары – халкым хәзинәсе» дигән проект алып барганлыктан, фестивальдә халык уен коралларында уйнаучылар, бигрәк тә җирле ансамбльләр игътибарны үзенә җәлеп итте. Кызганыч, вакыт чикле булу сәбәпле, гала-концертта күпчелегенә чыгыш ясарга туры килмәсә дә, бәйге барышында милли көйләрне гармун, курай һәм башка уен кораллары аша ишетеп хозурланырлык иде. Районыбыздан гына да сиксәннән артык бала халык уен коралларында уйнады. Иң күбесе Балтач районыннан иде, аннан кала Мари иле, Саба, Арча, Малмыж, Теләче, Казан балалары...

Миллилекнең ниндидер тарту көче бар аның, ул үзенә уңышны да, бәхетне дә, шатлыкны да тарта сыман. Менә галиҗанәп курай һәм аңарда уйнаучы Казан кызы Кәримә Мостаева Гран-при иясе булды. «Курайның мин бөтен дөньяга яңгыравын телим», дип яшәүче Кәримә – Балтач оныгы. Әбисе Галия белән бабасы Камил ага Таҗетдиновның яраткан оныкларыннан берсе. Бик яратып уйный курайда. 11 яшьлек уймактай талант иясе турында татар матбугаты күп язды һәм әле дә яза. Кәримә Казандагы 3нче номерлы гимназиянең 5«а» сыйныфында белем ала, шул ук вакытта 21нче номерлы балалар музыка мәктәбенең 5 сыйныфында укый. «PRIMA» Яхиннар музыка һәм «Әллүки» курайчылар студияләрендә шөгыльләнә. Кәримәнең беренче сольный концерты узган ел нәкъ менә безнең Балтачыбызда узды. Кәримә курайда уйнаудан тыш рәсем ясарга ярата, тегә, төрле кул эшләнмәләре ясый, иркен вакытларында скалодромга йөри. Киләчәктә музыка белән мавыгуын дәвам итәргә тели, хыялы танылган музыкант булу. Бу уку елында Кәримәнең үзенең һәм дә аның әти-әнисенең олы максаты бар, ул да булса Казан каласында язгы-җәйге чорларда Кәримәнең сольный концертын оештыру.

Курай сәламәтлеккә дә файдалы

Беренче дәрәҗә лауреатлар арасында районыбызның сәнгать мәктәбенең курайчылар ансамбле дә бар. Иркә Шакирова, Диләрә Габдрахманова, Камил Миргалимов, Әмир Зиннәтуллин, Ильяс Гайнетдинов, Дилә Закирова һәм дә укытучылары Илнур Фәсхетдиновтан торган ансамбльнең яңа составта чыгыш ясавы да әле бу, кемдер өчен тәүге чыгыш һәм тәүге зур нәтиҗә булды бу. Балаларының чыгышын зур өметләр баглап, зарыгып көткән, уңышларына чиксез куанган әниләр белән сөйләшәм.

– Музыка мәктәбе безнең өчен беренче урында, – ди Ильясның әнисе Гөлшат. – Улымның бирегә киләсе килеп кенә тора. Мин үзем дә музыка мәктәбен тәмамладым, курай буенча да, фортепиано буенча да белем алдым. Мәктәпне бетердем дә, ташладым түгел, алган белем-күнекмәләрем, миңа – тәрбияче кешегә, эшемдә нык ярдәм итә. Улым да бик иртә көйләрне тоеп, уйный башлады. Ишеткән көйләрен дә үзлегеннән уйный. Музыка мәктәбенә бирәсем килгән иде, әле кечкенә, авыр булачак, диделәр. Мөселман сабан туенда уйнавын хәзерге укытучыбыз Илнур Зөфәрович ишеткән дә, мәктәпкә үзе чакырып китерде. Менә шуннан курай дәресләренә йөри башлады, бик ярата музыканы. Өйдә бераз әрли башласам да, я курай уйный башлый, я фортепианога утыра. Мәктәпкә барганчы да уйнап ала, кайткач та уйный. Якын туганнарымның балалары да курай уйнарга ярата. Апам Гөлназның улы Данил Закиров та оста курайчы, кызы Дилә дә шушы ук ансамбльдә. Курайда ныклап уйнарга өйрәнгәч, улым саксофон дәресләренә дә йөри башлады, беренче елы гына әле, шулай да әлеге «Талантлар парады»нда катнашып, саксофонда уйнап, 1нче дәрәҗә лауреат булды.

Гөлшат Зиннәтуллина да улы Әмирнең курайны сайлавын хуп-лый:

– Безнең Әмиргә 12 яшь, курайны үзлегеннән сайлады, – ди һөнәре буенча табибә Гөлшат ханым. – Табибә буларак шуны әйтәсе килә, курай ул сәламәтлеккә уңай йогынты ясау-чы уен коралы. Ул сулыш алу һәм үпкә мускулларын камилләштерә, үпкәнең сулау халәтен арттыра, бармакларның вак моторика үсешен җайга сала. Гадәттә, аллергологлар, пульмонолог-лар балаларны курай уйнарга өйрәтергә кушалар. Шар кабарткан кебек бөтен көчеңә өрәсең бит анда. Укытучылары да бик тырыш кеше, йөрсеннәр, курай дәресләре бетмәсен генә, өйдә барыбер телефонда гына утыралар бит.

«Ядкарь» яши

Арбор мәдәният йортында 2005 елдан бирле эшләп килүче «Ядкарь» халык уен кораллары ансамбленә балалар да тартыла. Әледән-әле зур уңышлары белән куандырып торган «Ядкарь»гә алмаш килүенә, чын мәгънәсендә, куанырлык. Җитәкчеләре – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марат Габделхаков үзе дә ансамбльне яшәтергә тырыша, гел эзләнүдә ул, татар думбрасы янәшәсенә казах думбралары да кайтартуга ирешә алды, әлеге төбәкара бәйгедә ул җитәкләгән «Курай» һәм «Сорнай» ансамбльләре дә икенче дәрәҗә лауреат булдылар.

Балаларның халык уен коралларын үзләренә буйсындырып, милли көйләргә мөкиббән китеп уйнаулары күңелләрне рухландыра, милли моңга ия балада әхлакның нурын, киләчәкнең ак юлын күргәндәй буласың. Шушындый бәйгеләр үткәрелеп торса, әле тагын да яңа талантларны күрү бәхетенә ирешә алырбыз, уен коралларында уйнарга теләүчеләр дә артыр. Моның өчен уен коралларын тамашачыга сәхнәдән дә тәкъдим итү кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәдәният