Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«MINGAZOV» кавер-төркеме - «Евровидение»дә?

Әлеге төркемнең баянчысы Балтач егете Рүзәл Зиатдинов икәнен белә идегезме?

Кичке Казан тормышы белән танышкан көннәрдә «үтереп» татарча кычкырып җырлыйсы вакытлар булгалый. Тере тавышка кушылып, татарча бер җырла идең ул дип уйлыйсың. Шундый ният белән берәр клубка керәсең һәм... анда рәхәтләнеп урысча җырлаучы яшьләрне күрәсең. Кавер-төркем нинди генә җырлар башкармый, җаның теләгәнен сайла да, кушылып җырла... булмады бу! Татарча җырлыйсы килә бит! Я туй-мәҗлесләрне алыйк. Анда да берәр җырчы чакырдың исә – концерт куеп китә. Ә күңелдә йөрткән җырлар башкарылмый кала. Шундый уйлар белән йөргәндә мин

«MINGAZOV» кавер-төркеме барлыгын белдем! Үзебезнең җырларны заманча аранжировкада башкара егетләр!Менә кыздыра алар сәхнәне ичмасам. Телисең икән «Уфтанма», «Әлдермешкә кайтам әле», телисең икән заманча яңгырашлы татар халык җырлары. Татар эстрадасындагы популяр җырларны да алар тәмен югалтмый, әнә шул драйв, энергетикасын саклап җиткерә. Урыс каверларын тыңлаганыгыз бардыр: алар  җырны оригиналь башкаруда ишеттерә, бозмый, әллә ниткән тыкрык-сукмаклар «сайламый», шуның белән яраттыра. «MINGAZOV»та да мин шуңа игътибар иттем. Әйтик, Азат Фазлыевның «Ярат кына» җыры аларда шулай ук яңгырый, тавышы гына башка. Ә инде Илһам Шакиров, Хәния Фәрхи җырларына алар, киресенчә, дәрт өстәп, яңартып җибәрә.

«MINGAZOV»  кавер-төркеме хыялы белән дә уртаклашты. «Евровидение»дә катнашып карау икән исәпләре. Дөньяга сибелеп яшәгән милләтәшләребез Татар моңын шундый зур сәхнәләрдән ишетсен иде ди алар. Теләкләрегез чынга ашсын, «MINGAZOV»!

Чын күңелдән шулай дип телик, дуслар, әйеме?!

erid: 2Vtzqv1AZW9

Егетләрнең нинди җырларын тыңлаганыгыз бар?

Чыганак: http://sahne.ru/news/xeberler/mingazov-kaver-trkeme-evrovidenied

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9