Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

MINGAZOV төркеме таркаламы? - (Ильяс Минһаҗев җавап бирде)

Социаль челтәрдә MINGAZOV төркеме таркала дигән хәбәр таралды.

— MINGAZOV татар кавер-төркеменә биш ел була. Без моңа кадәр продюсер Роман Тушев белән эшләдек. 2023 нче ел төркемебез өчен җиңел булмады һәм менә белгәнегезчә, кайбер үзгәрешләр дә кертелде. 

— Димәк, сез продюсердан башка эшли башлыйсыз?

— Әйе. Безнең саунд-продюсер Юрий Федоров та бар. Аның белән эшебез дәвам итәчәк.

— Нигә шундый карарга килдегез?

— Минем хәзер кемне дә булса гаепләп сөйлисем килми. Бу четерекле мәсьәлә...Иң мөһиме — төркемнән беркем дә китмәячәк. Ягъни, без концертларда, мәҗлесләрдә чыгыш ясауны дәвам итәбез. Әле киләчәктә үзебезнең җырларны чыгарырга ният бар. Шунысын әйтергә кирәк, киләсе елның 13 февралендә, туган көнебез уңаеннан, сольный концертыбыз була. Барлык тамашачыларны шунда чакырып калабыз. «MINGAZOV төркеме таркала» дигән имеш-мимешләр дөрес түгел.

MINGAZOV төркеме эстрада дөньясында 2018 елда барлыкка килде. Бу — Россиянең беренче татар кавер-төркеме. Егетләр татар халкының легендар ретро-җырларына, хитларына яңа сулыш өреп, аларга авторлы аранҗировка ясап чыгыш ясыйлар.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев