Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Музей – кешелекнең искиткеч зур хәтер китабы»

Музейлар – рухи кыйммәтләрне халыкка җиткерүчеләр.

«Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы» исемендәге мәдрәсәнең кичке бүлегендә укучы IV курс шәкертләре һәм талибәләре яңа фән укый башлады. Ул «Татарстан һәм татар халкы тарихы» дип атала. Искиткеч кызыклы фән. Мөгаллимәбез Айгөл ханым Хәлиуллина аны үзенчәлекле, мавыктыргыч итеп, дәреснең төрле формаларын кулланып үткәрә. Бу бик мөһим. Чөнки берәүләрнең күреп хәтерләү, икенчеләрнең ишетеп хәтерләү сәләте көчле була. Дәресләрнең еш кына мәдрәсәнең «Мәгърифәт мәркәзе» музеенда компьютер технологияләрен кулланып үтүе белемнәрне тирәнтен үзләштерүгә ярдәм итә.

Музей димәктән, мәдрәсә җитәкчесе Рамил хәзрәт Бикбаев һәм Айгөл ханым Хәлиуллина тырышлыгы белән төркемебез Карадуган авылында урнашкан «Себер юлы тракты тарихы һәм Муса Җәлил» музеенда булып кайтты. Ягъни, дәрес-сәяхәт үткәрдек.

А.Луначарский музейларның кешелек тарихы өчен әһәмиятен күрсәтеп: «Музей – кешелекнең искиткеч зур хәтер китабы», – дип язган. Менә шул хәтер китабының икесе белән без дә танышырга уйладык. Бирегә дөньяның күп почмакларыннан (АКШ, Германия, Төркия, Канада, Австралия һ.б.) килсәләр дә, кайбер шәкертләр биредә бер дә булмаган икән.

Дәреснең биредә үтәсен белгәч, бик дулкынландым. Чөнки нәкъ шул бинада мөгаллимлек хезмәтен башлаган идем. Ул бәхетле көннәргә дә киләсе елга 50 ел була икән! Аның техник чаралар саклана торган бүлмәсендә радиоузел булып, һәр атнаның бер көнендә районның 8 авылына: «Тыңлагыз, тыңлагыз! Карадуган радиоузелы сөйли!» – дигән чакыруны ирештерә идем. Мәктәпнең элекке хезмәт мастерскоенда 1976 елда ачылган «Муса Җәлил» музее (ул 1975 елда шагыйрьнең туган ягы Оренбург, Мостафа, Шарлык районында сәяхәттә булып кайткач төзелгән иде). Соңрак, яңа мәктәп төзелгәч шушы бинага күчерелде. Нинди генә дәрәҗәле кунак-лар кабул итмәдек ул чак-ларда! Бүген мин биредә төркемдәшләрем белән кунак буларак басып торам! Соңгы бер-ике елда очрашырга туры килмәде. Әлбәттә, үзгәргән, яңарган, яңа ядкарьләр белән баеган. Музей директоры Фирая ханым Зыятдинова, Лилия Җәләлиева (ул биредә егерме елдан артык хезмәт куя инде) эзләнүчән, тәҗрибәле, тирән белемле хезмәткәрләр. Музейда халкыбызның тормыш-көнкүрешен чагылдырган кыйммәтле экспонатлар байтак. Мәчет-мәдрәсәләр, мулла-имамнарыбыз, тирә-якның атаклы байлары (купецлар) турында бай мәгълүматлы витриналар да күп.

Карадуган аша борынгы Себер тракты үткән. Себергә сөрелгән Радищев Карадуганга тукталган һәм сәяхәтнәмәсендә татар өйләренең чисталыгын, өй һавасының сафлыгын, кешеләрнең аеклыгын язып калдырган.

Музей хезмәткәрләре безне иң кадерле кунаклары итеп якты йөз белән кабул иттеләр. Бөтен гомерен балалар укытуга, Карадуган мәктәбен ил-көнгә танытуга багышлаган Бакый ага Зыятдиновка мемориаль такта куелган. Фирая ханым очрашуны Бакый аганың фидакарь хезмәте белән, музей ачу өчен ничек тырышып йөрүе белән таныштырудан башлады. Аннан Муса Җәлил музеена үттек. Безгә экскурсовод Лилия Җәләлиева шагыйрьнең тормышы, фаҗигале язмышы турында гаҗәп бай мәгълүмат бирде. Биредә иң кадерле экспонат – 1912 елда Италиянең Катания шәһәрендә эшләнгән, Муса Җәлил уйнаган мандолина. Аны шагыйрьнең яшьлек дусты Мөбинә Таһирова бүләк иткән. Лилия һәр экспонат турында шулкадәр яратып, мавыгып сөйли, тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Җайлап «Себер юлы тракты тарихы» музеена күтәреләбез. Биредә экскурсияне Фирая ханым үзе үткәрә. Теле-телгә йокмый, тарихи мәгълүматларны коры саннар белән түгел, образлар аша гаҗәп оста тасвирлый.

Музей мәдрәсә шәкертләренең дә ярдәмчесе. Курс, диплом эшләре язганда, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Үрнәктән килеп укучы Роза ханым әтиләре Норма ягыннан чыккан Габдрахман Ишморатов дигән иң шөһрәтле, заманының иң бай кешесе турында дип-лом эше язганда биредә еш булган. «Үзебез дә Ишморатов турында Роза ханымнан әлегәчә билгеле булмаган кызыклы мәгълүматлар алдык. Ике якка да файдалы хезмәттәшлек булды», – диләр кызлар.

Г.Ишморатов Казан төбәгендә затлы атлар үрчетүче беренче татар сәүдәгәре. Аның ат заводы хәзерге Арча районы Үрнәк бистәсендә урнаша (ул биналар әле дә Үрнәктәге һөнәр училищесына хезмәт итә). «Кыргыз», «Камилә» аргамаклары сәүдәгәргә дан-шөһрәт китерә. Ә «Минута» юртасы хайваннарны саклау җәмгыятенең алтын медаленә лаек була. «Ишморатов чәе» бөтен Идел буенда дан тота. Ул юмарт, киң күңелле сәүдәгәр булган, ярлы-ябагайга гел ярдәм иткән, хезмәткәрләренә әйбәт хезмәт хакы түләгән. Бөтен мөлкәтен Совет властенә тапшырган өчен аңа байлар аталар. Аты, яралы хуҗасын Хәтнә авылы хастаханәсенә китереп җиткерсә дә, гомерен сак-лап кала алмыйлар.

Биредә тирә-як авылларның Совет чорынача яшәгән имамнары турында да бай мәгълүмат тупланган, борынгы намазлык, шамаилләр, «Аятел көрси» чигелгән стена келәмнәре дә саклана.

Мәдрәсәгә кайткач та сүз гел музейдагы хәзинәләр, тирән белемле, ачык йөзле, тәмле телле хезмәткәрләр турында иде. Ә музей хезмәткәрләре: «Бигрәк кызыксынучан, әдәпле-әхлаклы төркем булдыгыз», – дип, безгә рәхмәт әйттеләр. Рәхмәтнең иң олысы, әлбәттә, сәяхәтне оештырган Рамил хәзрәт Бикбаев һәм Айгөл ханым Хәлиуллинага иде.

Мөхтәсибәтнең «Мәгъ-рифәт мәркәзе» музееннан да кеше өзелми. Әхлак мөгаллимнәре укучыларны алып килсә, имам-абыс-тайлар авыл кешеләрен алып килә, күрше район, республикалардан килгән мәртәбәле кунаклар да канәгать булып, бик күп мәгълүмат алып китәләр. Музейның җитәкчесе бай эрудицияле, тыйнак-ягымлы Айгөл ханым Хәлиуллина.

Музейлар – рухи кыйммәтләрне халыкка җиткерүчеләр. Алардан беркайчан кеше өзелмәсен, ишекләренә йозак эленмәсен, ә кешелек дөньясы үзенең тамырларын, тарихи үткәнен онытмасын иде.

Әминә Мөхәммәтҗанова,

Шубан авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәдәният