Нөнәгәрдә "Ак калфак" оешмасы күңелле җыен уздырган (фото)
Нөнәгәр авыл китапханәсендә "Ак калфак" иҗтмагый оешмасының Нөнәгәр җирлегендәге бүлекчәсе авыл китапханәсе белән берлектә "Күңелле ял итәбез" бәйрәм кичәсе үткәрелде.
Кичәнең беренче өлешендә "Ак калфак" бүлекчәсе җитәкчесе Әхмәтханова Гөлсимә Дәмин кызы Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының эше белән таныштырды. Җирлек башлыгы Әхмәтханов Альфред Заһир улы исә бүлекчә эшчәнлегенә карата фикерләрен әйтте.
Икенче өлешне китапханә мөдире Дәминова Зөлфия Камил кызы уен-ярыш формасында алып барды. Кичәдә катнашучылар ике командага бүленеп төрле уеннар уйнадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.
Бу очрашу чәй өстәле артында матур җырлар белән үрелеп барды. Хезмәт ветераны Гафиятуллина Рауза Габдулла кызы үзенең яңа шигырьләре белән таныштырды. Әфганстан сугышы ветераны Нигъмәтҗанов Рамил Солтан улы Фасихов Наил Шамил улының Шәфигуллин Фагыйль Наил улы сүзләренә язган "Әфганстан әнкәм моңында" дигән өр-яңа җырын тәкъдим итте.
Бүлекчәгә йөрүче хатын-кызларыбызның кул эшләреннән "Хезмәт җимешләрем" күргәзмәсе дә сокланырлык иде. Бүлекчә әгъзалары киләчәккә эш планына үзләренең тәкъдимнәрен керттеләр. Кичәдән канәгать булып таралдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев