Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Нөнәгәрдә «Әниемнең җылы кочагы» исеме астында бәйрәм киче үтте (фото)

Чара биремнәр, җырлар, юмор белән үрелеп барылды.

Нөнәгәр мәдәният йортында әниләр көне уңаеннан, «Әниемнең җылы кочагы» исеме астында бәйрәм киче үткәрелде.

Чарада Шеңшеңәр, Чутай, Нөнәгәр мәдәният йорты каршында эшләп килүче вокаль ансамбльләр катнашты. Алар үзара көч сынаштылар, әниләр турында җырлар җырладылар, килен кайнана мөнәсәбәтләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр, аш-суга осталыкларын дәлилләделәр.

Чара биремнәр, җырлар, юмор белән үрелеп барылды. Ахырдан нәтиҗә ясалып, дуслык җиңгәнен белделәр. Ансамбльләргә номинацияләр бирелде. Чара күтәренке рухта үтте. Чара ахырында залда утыручы әниләр өчен, катнашучы барлык үзешчәннәр «Бер кыз бала җыр чыгарган» җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нөнәгәр