Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Норма Сабантуенда җирле эшмәкәр Фәнил Зәйнуллин сюрприз ясады

Халкың батыр, эшмәкәрләрең юмарт булса, бөтен бәйрәмне дә матур иттереп уздырырга була. Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин әнә шундый фикердә. Ямьле тау битендә шаулап-гөрләп узган Сабантуйны караганнан соң, әлеге сүзләрнең хаклыгына инанасың.

Эшкә дә, мәйданда җырларга-биергә дә батыр Норма, Кариле, Нормабаш, Пүскән, Чапшар, Кили халкы бер булып, бердәм булып бәйрәм итте. Иганәчеләргә рәхмәт әйтеп бетерә алмый җирлек башлыгы. Яхшы аппаратура булу гына да ничек ярдәм итә. Фәнил Зәйнуллинның сюрпризы гына да үзе ни тора - Норма Сабантуенда Татар дөньясында танылган артист, моң иясе Булат Нигъмәтуллин бит! Санаулы гына җыр башкарса да, аны күрү, тыңлау, алкышлау бәйрәм тамашачысының күңеленә аеруча да хуш килде. Алып баручылар - Борнак егете Ирек Хәкимуллин, Балтачлы Айдар Гарәфетдинов: "бүген иртәнге сәгать 3 тә яңгыр яудырдык, тагын кичке 5 тә яудырачакбыз, аңарчы бәйрәмне гөл итәргә кирәк" дип, мәйданны да, ярышларны да ут итте алар. Мәйданда абсолют батыр да үз җирлекләреннән - Норма авылы егете Рәниф Гарифуллин калды. Туры баганага Альберт Каюмов менде. Атлар чабышы бер генә узышта үткәрелеп, беренче урынны Кили авылыннан "Виктори" кушаматлы аты белән Шамил Гарипов, икенчелекне Чапшар егете Фәннур Сәлахов "Карлыгач"ы , өченчелекне шулай ук Чапшардан Фирдүс Әхтәмов "Кашка"сы белән алды. Әнә шулай, үз Сабантуйларында дәрәҗәле урыннарны үзләре яулап, Нормалылар ел буена җитәрлек бәйрәм тәэсирләре белән калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250