Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ор иң матур мәдәният учагы исеменә дәгъва кыла (+фото)

Быел районда "Иң матур мәдәният учагы территориясе"дигән конкурс игълан ителгән иде.

Матурлык яратучы һәм елның-елында мәдәният йорты территориясен чәчәк патшалыгы итүче хезмәт коллективлары өчен менә дигән стимул бу. Хәер, матурлыкны чын күңелдән аңлаган кеше конкурс өчен генә үз территориясен матурламый ул. Ә мәдәният учагының балкуын теләгән, авылдашлары өчен гүзәллек почмагы тудырып, халыкны мәдәният йортларына тартуның мең төрле ысулын уйлап тапкан хезмәткәрләр ел саен үз территорияләрен гөлчәчәкләргә күмә.
Ор авылы мәдәният йорты да ел саен аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә. Быел да нәкъ шулай. Нинди генә чәчәк юк биредә, гади генә түтәлләрдә дә үсмиләр, чын композиция. Кил, хозурлан, күңелеңә рәхәтлек, җаннарыңа тынычлык ал гына.

Шушы арада конкурска нәтиҗә дә ясарга тиешләр. Без исә тырыш коллективның эш нәтиҗәсен күреп, лаеклы бәя бирерләр дип ышаныйк.

P.S. Территориясе чүпкә батып утырган, көн үтсенгә клубларны ачып-япканнар өчен мондый мәдәният йортлары үрнәк булсын иде.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250