Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ор яшьләре төбәкара «Авылник» яшьләр форумында катнашкан

Киләсе очрашу 4 гынвар көнне Ор авылында «Дуслыкка чикләр юк» исеме астында үтәчәк.

Ор яшьләре Малмыж шәһәрендә төбәкара «Авылник» яшьләр форумында катнашып кайтканнар.

Яшьләр өчен бик файдалы чара булган.

«Яна Смәел мәдәният йортында ачылу тантанасы булды, һәр команда кунакларга үз чыгышларын тәгъдим итте. Аннары язучы Ләбиб Лерон белән, райондашыбыз, блогер, мөселман кибетләр челтәре хуҗасы Альбина Фазлыева белән очрашу булды. Бу очрашулардан бик күп кирәкле мәгьлумат һәм кинәшләр алдык. Яшьләр фойеда милли уеннар уйнадылар. Аннан Малмыж шәһәренә юл тоттык. Кафеда сыйланганнан сон Малмыж мәдәният йортында үз төбәкләрендәге эшмәкәрләр, блогерлар белән очраштык. Бу форум Малмыж һәм Балтач районы яшьләрен таныштырды, дуслаштырды. Киләчәккә планнар корып, бик ошатып, тагын да шушындый яшьләр өчен файдалы чаралар оештырырга кирәк дип саубуллаштык», дип хәбәр итә Ордан үз хәбәрчебез Раушания Гайнуллина.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Киләсе очрашу 4 гынвар көнне Ор авылында «Дуслыкка чикләр юк» исеме астында үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ор авылы

erid: 2Vtzqv1AZW9