Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Питрау үтте, димәк, җәйләр үтте...

“Питрау үтте – җәйләр бетте”, – диләр Безнең якта халык сүзендә. Питраудан соң чәчәк атмый гөлләр, Сары йөгерә кырлар йөзенә.

“Питрау үтте – җәйләр бетте”, – диләр
Безнең якта халык сүзендә.
Питраудан соң чәчәк атмый гөлләр,
Сары йөгерә кырлар йөзенә.

Питраудан соң яфрак бәйләмиләр,
Мәтрүшкәләр җыеп кайтмыйлар;
Үләннәрдә хуш ис бетә, диләр,
Питраудан соң печән чапмыйлар.

Питраудан соң кош сайраудан туктый,
Ишетелми кәккүк тавышы.
Җирләр сүрелә, кояш көн балкытмый,
Салмаклана тормыш агышы.

Питрау үтте, димәк, җәйләр үтте,
Болыннарга сары йөгерде…
Бу тормышның питраулары җитте, –
Кыл урталай бүлеп гомерне.

Клара Булатова.

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь