Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Пүскәндә тормыш рәхәтен, бәхетен тапкан кешеләр яши

Клуб ул яшьләр өчен генә түгел, ә бәлки безнең кебек өлкәннәр өчен дә кирәк.

Авылыбыз Пүскән табигатьнең иң матур бер почмагы ул. Һәр язмада авылымның матурлыгын әйтми кала алмыйм. Тау башына җәелеп утырган авылымны бер яктан “Түбәшәм” дигән калкулык бизәсә, өч яктан матур булып үскән артыш, чикләвек агачлары белән җиләккә бай таулар урап тора. шул ук вакытта калкулык ягыннан, авылыбызга хозурлык өстәп, урман башланып китә. Ерак түгел генә болынлык, ә аның уртасыннан саф сулы инеш ага.

Авылыбыз кечкенә булса да, анда авылыбызны яраткан, тормыш рәхәтен, бәхетен тапкан кешеләр яши. Авылым урамнары буйлап узган да, һәр йортның капкасында кызыл йолдыз балкый. Алар сугышта катнашкан авылдашларыбызны искә алып куелганнар. Авылыбызны “кечкенә авыллар” исемлегенә кертеп йөртсәләрдә, авылым халкы моның белән һич килешмәс. Чөнки авылыбыз күзгә күренеп зурая, авылда калучы яшь парларыбыз күп. Шул сәбәпле авылда балалар саны арта. Мәчетебез тулы көченә эшләп тора, өч группада укулар оештырылган.

Ләкин... Күңелне тырнап торган хәл – авылда клуб юк. Клуб ул яшьләр өчен генә түгел, ә бәлки безнең кебек өлкәннәр өчен дә кирәк. Әмма авылым халкы “Клуб юк” дип аптырап, кайгырып утыра торганнардан түгел. Нинди генә бәйрәм булса да, аптырап тормыйбыз, иске мәктәп бинасын ялт итеп җыештырып чыгарабыз да, шунда җыелабыз.

8 март – хатын-кызлар көнен дә шунда үткәрдек. Безгә ярдәм итеп, Аллаһы Тәгалә дә 8 март көнен җылы кояш нурларына төрде, тәрәзәләрдән язгы җылылык иңде. Бәйрәмдә алган тәэсирләрдән әле дә аңга килеп булмый. Авылыбызның горурлыгы булган Гарифуллин Фәнис гаиләсенең чыгышлары, Нормабаш клуб мөдире Рузиләнең җырлары, тапкыр сүзләре, Кили клуб мөдире Халидәнең оештыру сәләте зур мактауга лаек. Авылыбызның шагыйрәсе Нуриева Рәйсә апа сүзләренә язылган “Пүскәнем” җырының сүзләренә, көенә кем генә битараф калыр икән. Бигрәк тә Фәниснең бу җырның күңеле аша үткәреп, бөтен нечкәлекләре белән башкаруына “Афәрин” дими , ни дисең. Фәнис гаиләсе дә - эш кешеләре. Вакыт табып, безнең авылыбызның әби-апаларының күңелен күреп, безгә шундый матур эчтәлекле концерт күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт аларга. Эшләре гел уң булсын, моң чишмәләре саекмасын.

Тимирязев исемендәге хуҗалык үзенә 6 авылны берләштерә - хуҗалык зур, әби-апалар, картлар да җитәрлек. Шуңа да карамастан, хуҗалык идарәсе һәр бәйрәмдә, һәрбер авылга матди ярдәм күрсәтә, һәр бәйрәмдә идарә членнары катнаша. Алар хуҗалык тормышы, алда торган планнар белән таныштыра, безнең моң-зарларыбызны тыңлап идарәгә җиткерә. Монсы да безнең өчен зур куаныч, ә җитәкчебез Булат Сәйдәш улының иң зур, иң кыйммәтле сыйфаты – кешеләрне тыңлый белә. Аңа да, шушы югарылыкны югалтмыйча, алга барырга насыйп булсын. Хуҗалык барыбыз өчен дә кирәк, кадерле. Анда безнең эшләп узган яшьлек елларыбыз да бит әле.

Авыл советы җитәкчебез Радик Наил улына да рәхмәтле без. Әле бу хезмәттә озак эшләмәсә дә, яшь булса да оештыру сәләте көчле. Һәрдаим булышып торырга тырыша. Киңәшләшәбез, безнең фикерләребезне исәпкә алып эш итә.

Авылыбызда яшьләр дә сокланырлык безнең. Клублары гөрләп эшләп торган, зур авыллардан бердә калышып тормыйлар. Сабантуен да, Яңа елын да урамда искиткеч итеп оештыралар, ә инде без оештырган, мәктәп бинасында уза торган бәйрәмнәр дә алар ярдәменнән башка узмый. Бу бәйрәмне оештырганда да, хуҗалыкта баш агроном булып эшләүче, авылыбыз старостасы Азат Мәгъфүр улының ярдәмен нык тойдык. Азат һәр бәйрәмдә нык терәк була торган иганәчебез дә ул. Барыбыз исеменнән аңа зур рәхмәт әйтеп, эшендә, тормышында уңышлар телибез.

Безне хөрмәткә төрүче, кибетебез җитәкчесе Гөлфия апага рәхмәт сүзләре язмасак, язмам тулы булмас кебек. Ул бәйрәмнәребезгә һәрдаим ярдәм итеп торучы. Шулай ук авылыбызда, бер генә кибет буларак, авыл халкын бөтен кирәк-ярак белән дә тәэмин итеп тора әле ул.

Бу бәйрәмебез дә, хуҗалыгыбызның, авыл җирлегебезнең, Гөлфия апаның, яшьләребезнең зур тырышлыгы, матди ярдәме белән искиткеч матур булып узды. Рәзилә белән Фәүзиянең әзерләгән ризыклары да телеңне йотарлык иде. Бәйрәм азагында, шушы язмада телгә алынган һәркемгә чын күңелдән рәхмәтләр әйтелде. Иганәчеләр ярдәме белән, бәйрәмгә килгән һәр кешегә бүләк (сәдакә) тапшырылды. Иң соңыннан йомгаклап, барыбыз бергә, дога кылдык.

Йә Раббым, һәркайсыбызның тәннәребезгә сәламәтлек, иман ныклыгы, җан тынычлыгы бир. Безгә ярдәм иткән һәркемнең сәдәкаләрен кабул кылып, әҗер-савапларын насыйп ит. Безгә эшләгән яхшылыклары үзләренә дә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Халисә Гыйльмуллина
Пүскән авылы

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пүскән авылы