Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Пушкин картасы белән сәяхәт (фото)

Пушкин картасы ярдәмендә райондашларыбыз күпме кызыклы мизгелләрне күреп, тәҗрибә уртаклашып кайтканнар.

Норма һөнәр лицеенда авыл хуҗалыгы белгечлегенә укучы беренче, икенче курс студентлары Карадугандагы Себер тракты белән Муса Җәлил музеена барып, мавыктыргыч сәяхәт кылып кайтканнар.

Музей турында информация алганнан соң, шул тирәдәге Бакый күлен караганнар. Аннан укытучылары белән бергә, барлыгы 35 кеше, автобусларга төялеп юнәлгәннәр Кенәбаштагы робот фермасына, юл уңаеннан алты баласы да Бөек Ватан сугышында һәлак булган йорт янына туктап, экскурсовод Фирая Зыятдинова сөйләгәннәрне тыңлаганнар. 

Робот фермасында баш зоотехник Айрат Миңнебаев заманча эшчәнлекләре турында җентекләп сөйләгән, аннан кукуруз басуында булганнар, биредә техникаларга утырып та караганнар, йөреп тә килгәннәр, фотоларга да төшкәннәр, баш инженер Раил Сәгъдиев бик җылы кабул иткән үзләрен.

Чиратта — Себер юлы, аның тарихы белән Фирая ханым таныштырган, ул тирәдә баш агроном Рафил Закировны очратканнар, ул да белеме, хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклашкан. Җәмгыять рәисе Булат Зыятдиновны да күргәннәр, җәмгыятьнең тәмле кыр ризыклары белән дә сыйланганнар. Әнә шулай, Пушкин картасы ярдәмендә райондашларыбыз күпме кызыклы мизгелләрне күреп, тәҗрибә уртаклашып кайтканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев