Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Радик Юльякшин тиздән әти булачак?

Инзилә килен бәби көтә дигән хәбәр бар!

Инстаграмда инде яңалык! Әлеге сәхифәгә мөккибән киткән халык ни генә язмый... Африкадагы Занзибар илендә ширбәт аен үткәрүче яшь пар Элвин Грей белән Инзиләне бәби көтүләре белән котлый башлаганнар алар.

Их шушы кызлар кигән купальниклар... Бөтен серне ача да бирә. «Йөкле бугай, бөтен фотоларда эчен яшерә яки ерактан фотога төшә, ябык купальник кына киеп йөри», «Бәби көтәсез ахрысы, котлыйм!» - дип комментарийлар калдырган Радик белән Инзиләнең фанатлары.

Берсе: «Тизрәк кечкенә Инзиләләр һәм Радиклар булсын иде», - дигән... Күплек кушымчасы ялгануы тагын да күңелле - игезәкләргә ишарәдер, бәлки...

«Рамилә һәм Измир булачак», — дип яза берәү, дип яза Кызыл таң. Булды! Игезәк малай белән кызга исем дә бар! Үзләрен генә көтеп аласы калды...

 

Фото: "Инстаграм"

Автор: Резида Валитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Элвин Грей