Рафил Җәләлиев: «Күктән явар» диде микән?»
Җырчы хатыны Эльмира Гыйльфановага багышлап пост куйган.
Ул анда: «Миңа кияүгә ниләр генә уйлап чыкты икән бу бала? „Күктән явар“ диде микән? Анысын ук вәгъдә иткәнемне һич тә хәтерләмим. Мин аңа җирдә булганын тәкъдим иттем, ризалашты кебек,»- дип язган.
Баксаң, аның тормыш иптәшен гомер бәйрәме белән котлавы икән.
«Сораганыңны һәм теләгәнеңне бирсен Раббым! Булдыра алганын гына мин дә тырышырмын! Мин сине бик яратам!»- дип дәвам иткән ул язмасын. «Меңнәр арасыннан, ни өчендер, сине сайлаганмын» дип тә өстәгән Рафил.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев