Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Раяз Фасыйхов: «Мин китаплар язарлык юл үткән кеше түгел»

Иң мөһиме: кәбисә елын исән-сау уздырдык. Әби белән үскән кеше булгач, андый ырымнарга ышанасың икән ул

Зәвыклы, романтик һәм үтә дә моңлы тавыш иясе. Күптән түгел генә «Татарстанның халык артисты» исеменә лаек булган РаязФАСЫЙХОВ белән гастрольләр оештырмауның сәбәбе, татар юморы, башка милләт тамашачысының фикере турында сөйләштек. Шулай ук иҗади планнар һәм шоу-бизнеска кагылышлы сорауларга да ачыклык керттек. – Сезгә Яңа ел алдыннан гына «Татарстанның халык артисты» исеме бирелгәнен белдек. Ияләшеп буламы? – Җаваплылык өстәлгәне сизелә. Кечкенә вакытта артист булам дип хыялланганда, мондый ук дәрәҗәләргә ирешермен дип уйламый идем. Яңа ел алдыннан Кыш бабайдан зур бүләк булды бу. Рәисебез Рөстәм Миңнехановка, Мәдәният министрлыгына моның өчен зур рәхмәтләремне белдерәм. – Концерт оештырып йөрисез икән. Озакка сузылган тәнәфестән соң тамашачыга нәрсә тәкъдим итәчәксез? – Әйе, күптән концертларым булмады. Инде балаларым да: «Әти, инде ничә ел концертларкуймыйсың», – дип әйтә башлаган иде. Ниһаять, 4 мартта «Пирамида»да концерт уздырачакбыз. Соңгы вакытта хәйран гына материал тупланды, шуңа күрә рәхәтләнеп тамашачылар белән җыелыпаласы иде. Концертның концепциясен әзерләп йөргән чак. Җырларны иҗат иткәндә, мин беркайчан да, хәзер монысы «модно», бу хитбулачак, димим. Концертта яңа җырларым белән беррәттән халык яратып өлгергәннәре дә, дуэтлар да яңгыраячак. Сюрпризлар да бар, тик аларын ачып бетермим.   Узган ел районнарда чыгышларым булып алды. Коронавирус белән авыруым эзсез үтмәде. Бервакыт җырлау түгел, хәтта сөйләшә алмаслык дәрәҗәгә җиткән идем. Хәзер менә сәламәтлекне кайгыртып йөреш. Көч тупланып бетте диярлек.   – Зурлап гастрольләр оештырмауның сәбәпләре дә шулмы? – Әйе, моның сәбәбе сәламәтлеккә кагылышлыпроблемаларга барып тоташа. Шоу-бизнесның кайбер кагыйдәләрен кабул итеп бетермәвемә дә бәйле. Чөнки күп очракта үзеңнең принципларыңа хыянәт итәргә туры килә. Зур гастрольгә чыгар алдыннан барлык нечкәлекләрен уйлап эшләргә кирәк. Кемнәрдер ел дәвамында концертлар куя. Шәхсән миндә андый энергия юк. 6–7 концерт куйганнан соң, минем ул җырларны ишетәсем дә килми башлый. Бу яктан мин – тынычлык яратучы. Депрессиягә дә бирелеп алырга мөмкинмен, әмма һәрвакыт оптимист булып калам. – Беренче концертыгызны искә төшерик әле. – 2007 елда Салават абый Фирзәр Мортазин язган «Очрашу эзләмә» җырын башкаруымны ишетеп алган да, миңа шалтыратып: «Әйдә, бу җырыңны мин җырлыйм әле, ә син 19 сезон концертларымда катнашырсың», – диде. Ике атна буе рәхәтләнеп 14 мең тамашачы алдында «Кыр казлары» белән чыгыш ясадым. Шулай Салават абый мине халыкка күрсәтте. Аннан соң «Барс-Медиа» компаниясе белән хезмәттәшлек иттем. Тәүге концертымны «УНИКС»та куйдым. Шул вакытта ук үземне төрле жанрларда сынап караган идем. Концерт көннәре якынлашканда, башка каршылыклы уйлар, икеләнүләр килгәне истә. Шуңа карамастан, концертны әйбәт кенә уздырып җибәрдек. – Безнең заманда зәвыклы җырчы булыр өчен нәрсә мөһим? Үзегезгә нәрсә киңәш итәр идегез? – Зәвыклы җырчы белемле һәм фикерле булырга тиеш. Беренче көннән үк сәхнәдә үзеңне халыкка ничек тәкъдим итәсең, алга таба да шулай барачак. Зәвыклы җырчы беркайчан да сәхнәдән мәгънәсез сүзләр сөйләми. Әгәр син шушы амплуаны алгансың икән, үз-үзеңә тугры булып кал. Кайчак бу киңәшне үземә дә бирәсе килә. Дөрес музыкаль тәрбия гаиләдән башлана. Милләтнең нинди дәрәҗәдә икәнен дә шигърият, музыка, дин һәм тел күрсәтә. Тел бетә дип, урамга чыгып, «сәнәк революциясе» ясап йөрисе дә, кемнедер гаеплисе дә юк. Кечкенәдән үк балалар белән өйдә татарча сөйләшергә иренмәскә генә кирәк.   – Сез татар халык җырларын яңача башкарасыз, аранжировкалар белән экспериментлар ясыйсыз. Җырны сайлаганда, аның нәрсәсенә игътибар итәргә? – Кечкенәдән музыкаль мохиттә үстем. Гаиләдә гел саллы артистларның альбомнарын тыңлый идек. Әти музыка коралларында уйный һәм җырлар яза. Җырда мәгънә булырга тиеш, шуңа игътибар ит, дип әйтә иде ул. Хәзер табыш алу максаты белән генә җырлар язалар дисәләр дә, кайвакыт каз тәннәре чыгарырлык юллар да очрый. Мәсәлән, Риваль Хисмәтуллин, Гүзәлия, Айгөл Вәлиуллина, Вазыйх Фатыйхов язганнарны аерып әйтә алам. Шулай ук танылган шагыйребез Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев иҗатын яратам. – Татар шоу-бизнесына карата шелтәләр бик күп. Бүген анда нәрсә җитми яисә нәрсә артык? – Продюсерлык үзәкләре җитми. Сәләтле кешеләребез күп, әмма популяр булу бик зур эш таләп итә. Әйтик, мин «Барс-Медиа» һәм Татар дәүләт филармониясе белән эшләмәсәм, бүген РаязФасыйхов дигән җырчы булмас иде. Аннан ничек кенә дисәгез дә, талантлы кешегә тыйнаклык һәм ялкаулык хас. Куркаклык, кайчак үзеңә ышанмау да комачаулый. Шуның аркасында күп кенә талантлар күләгәдә кала. Артистлар өчен бер мохит тудырырга кирәк. Яшьләрне бергә туплап, матур җырлар белән тәэмин итеп, концертларын оештыруда булыша торган иҗади лаборатория булсын иде.   – Ничек уйлыйсыз, репертуарыгызда татар теленә карата башка милләт тамашачысындакызыксыну уятырдай җыр бармы? – Дөресен әйткәндә, башка милләт кешеләренең җырларымны тыңлавына гаҗәпләндем. «Шомыртлар», «Өлешемә тигән көмешем», Сара Садыйкованың «Чит илләргә чыксам» җырларын ошатканнары, аларның тирән мәгънәгә ия булуы турында әйткәннәре бар. Фольклор ансамблендә эшләгәндә, Австриянең Баден шәһәрендә гастрольдә булган идек. Анда «Ак калфакның табылган чагы» татар халык җырын башкардым. Бер мең алман тын да алмыйча җырлавымнытыңлап, ахырдан кычкырып алкышлады. Музыканың чикләре юк. Бүген татар җырларын дөньякүләм танытучыларыбыз бар. Кытайда да татар музыкасын яратып тыңлауларын беләм.   – Ни өчен халык моңсу җырларны аеруча үз итә? Кеше кәефсез булса, кайгыга батса, ул үзен моңсу җырлар белән тагын да ныграк «батыра»түгелме? – Гомер-гомергә халкыбыз моңсу җырлар белән юанган. Барысына түзгән, сабыр булган, шатланганда да тыныч кына шатлана белгән. Моңлану безнең канга сеңгән инде ул, геныбызга салынган дип уйлыйм. – Сез – оста пародист та бит әле. Татар юморының хәле ничегрәк? – Мин – Алмаз Хәмзин юморында, «Шамкай, Шәрә, Мортаза», «Мунча ташы» проектларында үскән кеше. Хәзерге тупас юморны яратмыйм. Сәхнәгә чыгып сүгенәләр дә, шуннан барысы да кычкырып көлә башлый. Сәхнәнең дәрәҗәсе төште. Ә татарга килгәндә, эчке тәрбия андый дәрәҗәгә үк төшәргә бирмәс дип уйлыйм.   – Күптән түгел Камал театры Әлфия Авзаловатурында спектакль тәкъдим итте. Бүгенге артистлар арасыннан кем шулай хәтердә калыр? Кем турында спектакль куелыр дакитап язылыр? – Театрларга бик яратып йөрим. Әлфия апа белән шәхсән таныш булгач һәм аның тормыш юлын яхшы белгәч, әлеге спектакльне карыйсым килә. Әлфия Авзалова белән Илһам Шакиров – халкыбызның йөзек кашлары. Шулай булгач, киләчәктә Илһам абый иҗаты турында да спектакль куярлар дип уйлыйм. Шулай ук, һичшиксез, Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи һәм Җәвит Шакиров турында да китап язарлык дип әйтә алам. Калганнарын күз күрер. – Ә сезнең турыда? – Юк, мин китаплар язарлык юл үткән кеше түгел. Теләсәләр, әлбәттә, язарлар һәм чыгарырлар. Әмма бу минем тәкъдим яки теләк буенча эшләнмәячәк. – Иҗаттан соң гаиләгә вакыт каламы? – Хатыным һәм балаларым мине бөтен җитешсезлекләрем белән кабул итә. Кирәк вакытта күккә дә чөяләр, җиргә дә төшерәләр. Мин балаларым белән һәрвакыт бер дулкында булырга тырышам. Балалык сыйфатлары үземә дә хас. Кайвакыт миңа кырыс әти булып уйнарга да туры килә, әмма бу бик авыр. Ничек кенә булса да, гаиләдә, балаларны кеше булсыннар, дип үстерергә тырышабыз. – 2024 елга нәтиҗәләр ясыйк әле? – 2024 ел белән бик канәгатьмен. Иң мөһиме: кәбисә елын исән-сау уздырдык. Әби белән үскән кеше булгач, андый ырымнарга ышанасың икән ул. Ниһаять, ел югалтуларсыз үтте. Соңгы берничә елыбыз авыр иде. Әтинең кинәт арабыздан китеп баруы, концертлар куя алмавым, авырып алуым – боларның барысының да эмоциональ яктан йогынтысы зур булды. Менә хәзер вакытымны эшкә, ныклап концерт оештыруга багышлыйм. Блиц-сораштыру – Ел саен көтеп алган бәйрәм? – Яңа ел. – Әти-әниегезгә нәрсә өчен аеруча рәхмәтле? – Артист булу хыялымны күреп, шул юнәлеш буенча үстергәннәре өчен. – Сезгә карата кайчан да булса әйтелгән авырсүз? – Хәтерләмим. – Тормыштагы иң зур бүләк? – Казанга килеп кеше булуым һәм янымдагы тугры кешеләр. – Үзегездәге яратмаган сыйфат? – Иртә тору бик авыр.



Чыганак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: артист