Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Раушания Гайнуллина: «Яратам эшемне!»

– Стена келәмем һәм телевизор япкычымны килен булып төшкәч эшләгән идем...

«Ор клубының «Сәйлән» фольклор коллективы район мәдәният йортында «Балтач утлары» исемле концерт-тамашада чыгыш ясап кайтты. Мең рәхмәт үзешчәннәремә. Бервакытта да кыен хәлдә калдырганыгыз юк. Һәрвакыт шулай бердәм булып, авылыбыз мәдәниятен югары баскычларда тотыйк!»

Ор мәдәният йортының һәм мәдәният йорты директоры Раушания Гайнуллинаның социаль челтәрләрдәге һәм шәхси битен әнә шундый җылы язмалар бизи. Һәрбер хезмәт көнен мәгънәле гамәлләр белән бәйләп, эше белән интернет киңлекләрендә уртаклашып, бүлешеп, авыл мәдәниятен үстерүгә өлеш кертүчеләргә рәхмәт әйтә белүе һәр язмасында диярлек ачык чагыла.

Ор мәдәният йорты үзенең затлылыгы, нәзакатьлелеге белән аерылып тора. Элеккеге клуб хуҗаларының хезмәтен лаеклы дәвам итүче булганга шөкер итәрлек. Сәхнәсе дә беркайчан да буш тормый, җәйләрен мәдәният йорты алды шау чәчәккә күмелә. Мәдәният учагына олысы да, кечесе дә агыла, чөнки биредә чаралар яшь үзенчәлекләрен дә исәпкә алып, көндезен дә, кичен дә үткәрелә. Мөдир үз яшьтәшләре белән узган ел «Оста куллар» түгәрәге оештырган, алар белән һәр чарада сәхнәдә дә чыгыш ясыйлар.

Әле менә күптән түгел генә, «Укытучы һәм остаз», «Мәдәниятләр һәм гореф гадәтләр елы» кысаларында, үз инициативалары белән, «Аулак өй баттл» бәйгесе уздырдылар. Бәйгедә Смәел, Шеңшеңәр мәктәбе, Ор мәктәп-балалар бакчасы, әлеге авыллардан коллективлар һәм биюче кызлар, барлыгы алты команда җыр-моңга, биюгә хирыслыкта көч сынашты. Бик матур, купшы бәйрәм чарасы булды бу. Аллы-гөлле киемнәр, командаларның чыгышы, концерт номерлары – бар да уйланылган, әзерлекле. Хәрби хезмәттәге егетләр авылдаш ханым-туташларны котлап, видео һәм аудиоязмалар да җибәргән. Хәтта бер егетләре махсус хәрби операциядән дә аудиокотлау юллый алган. Тамаша башланганчы чарага килүчеләр, катнашучылар фойеда мич коймагы, камыр ризыкларыннан һәм мәтрүшкәле чәйдән авыз иттеләр. Фойега авылыбызның уңганнарының кул эшләреннән күргәзмә ясалды. Кыскасы, һәркемнең исендә калырлык истәлекле чара булган. Күргәзмә дигәннән, мәдәният йортының кечкенә генә музей-почмагы бар. Кечкенә генә булып күренсә дә, хәйран бай ул. Ор авылының үткәнен, әби-бабаларның гореф гадәтләрен чагылдырган экспонатлар урын алган анда.

Раушания Гайнуллина балалар өчен «Оста куллар» түгәрәге дә алып бара. «Кечкенәдән балаларны кул эшенә өйрәтү, ясаган әйберләргә соклану, аларны саклап тотарга төшендерү һәрберебезнең бурычы, – дигән фикердә ул.– Балаларның тырышып ясауларын, һәрбер эшләренә сөенә-сөенә өйләренә кайтып китүләрен күреп, күңелдә рәхәт бер халәт урнаша».

Һәр үткәргән чарадан Раушания ханым хезмәтенә нәтиҗә ясый. «Халык гармун тавышына сусаган икән, – ди ул гармунчылар концертыннан соң. – Алла бирсә, мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәк дигән нәтиҗә чыгардым үземә». Календарьда нинди дата бар, берсен дә буш калдырырга тырышмый – җирлек халкына мәдәни-агарту эшләре алып баруда мәдәният хезмәткәренең роле әйтеп бетергесез зур икәнлеген яхшы аңлый. Кул эшләренә осталыгы буенча да Раушания ханымга тиңнәр булмастыр. Стена келәме белән телевизор япкычын үз куллары белән тудырган ул. Бу хакта үзе менә ни ди:

– Стена келәмем һәм телевизор япкычымны килен булып төшкәч эшләгән идем. Ул заманнарда телевизорның экраны туза дип калын караңгы төстәге япкычлар ябып куя идек. Стена келәменең дә дефицит заманы. Таныш-белешләргә «астан гына» саткан заманнар. Сәүдә өлкәсендә таныш-белешләребез булмагач, күп әйберне фантазияләп, үзебезгә үз кулларыбыз белән тудырырга туры килде. 1,5кә 2,2ле җәймәнең һәр күзәнәген тишеп, келәм хәленә китерү өчен нинди сабырлыклар кирәк булды икән?! Еллар узу белән ул кул эшләнмәләрем кияүгә алып килгән сандыгыма кереп утырдылар. Һәм менә ниһаять аларга да дөньяга чыгу бәхете тәтеде. Ор клубы үзешчәннәре белән районда фольклор бәйгесендә «Килен төшерү» йоласы куйдык. Менә шунда икесен дә кулландык инде. Эш беткәч тагын үз урыннарына кереп яттылар.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Мәдәният бит ул күп очракта яшьләр белән бәйле, ә Раушания ханымның яшьләргә карата үз мөнәсәбәте.

«Кабыза белсәң, бик актив шул хәзерге яшьләр. Алар белән эшләү өчен педагог та, психолог та, мәдәният хезмәткәре дә булырга кирәк. Безнең яшьләребез булдыра», ди ул.

Авылда мәдәният өлкәсендә эшләүчегә кешегә ярый белү аеруча да мөһим. Үзең генә авыл мәдәниятен күтәреп торып булмый. Бу нисбәттән Раушания Гайнуллина авылдашлары, җирле җитәкчелек, күрше-тирә коллегалары белән горурлана ала.

– Безнең уңышларда сәнгать сөюче Фәнзия Төхвәтуллинаның өлеше зур, – ди ул. – Ара ерак дими, ял көннәрендә килеп, биш төркем балаларга бию түгәрәкләре өйрәтә. Бик тату эшлибез, бер тапкыр да сүзгә килгән юк, ун ел эшлибез инде. Өч авылдан барлыгы 44 бала җыела, әти-әниләр белән дә мөнәсәбәтләр әйбәт, һәрвакыт нинди гозер белән мөрәҗәгать итсәм дә, ярдәм итәргә атлыгып торалар. Фәнзия биюләр өйрәтә, мин киемнәр тегәм.

Озак еллар эшләү дәверендә Раушания ханымның гаиләсе мәдәнияттә төп таяныч булды, хәзер инде кызы Балтачта кияүдә, ике оныклары бар, улы армия сафларында хезмәт итә. «Тормыш иптәшем уң кулым, ә дигәнгә җә дип тора, клубта нинди ир-ат эше бар, барысына да ул ярдәм итә», ди. Һәрвакыт гаилә җылысын тоеп яшәү, гаилә ярдәме белән алга бару, максатларга ирешү уңган мәдәният хезмәткәренә эшен яратырга, зурдан-зур уңышларга ирешергә этәргеч бирә. Шуңа да ул ихлас күңелдән, «Яратам эшемне», ди. Әлеге сүзгә кешеләргә карата ярату да, эшеннән ямь һәм тәм табып эшләү дә, җитәкчелекнең җылы карашы да сыйган. Узган ел республикада «Иң яхшы мәдәният учагы» бәйгесендә катнашып, 100 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Ул акчага сәхнә киемнәре тектергәннәр, проектор һәм теннис өстәле алганнар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы, булдырасыз!!!

    erid: 2Vtzqv1AZW9