Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район сәхнәсендә Альберт Асадуллин дөнья мәдәнияте классикларының әсәрләрен яңгыратты (фото)

Район сәхнәсендә танылган артист Альберт Асадуллин башкаруында дөнья мәдәнияте классикларының әсәрләре яңгырады.

8 июль көнне райондашларыбыз өчен икеләтә бәйрәм булды. Район мәдәният үзәгендә Рәсәйнең атказанган һәм Татарстанның Халык артисты, якташыбыз Альберт Асадуллинның әнисе истәлегенә, аның 100 еллыгы уңаеннан концерт оештырылды. Шушы ук көнне артист көндез Ор авылы клубында авылдашлары өчен дә концерт тәкъдим иткән иде. Альберт Асадуллинның әнисе - Ор, әтисе Чапшар авылыннан. Ул Казанда туып-үссә дә, туган ягы дип Балтачны саный.
Район сәхнәләрендә күренекле артист башкаруында дөнья мәдәнияте классикларының әсәрләре яңгырады. Концерт югары дәрәҗәдә, ихлас, җанлы эчтәлектә барды. Альберт Асадуллин соңгы 49 елда Санкт-Петербург шәһәрендә яшәп иҗат итә. Аның рус халкы арасында ярты гасыр яшәп тә, үз телен, динен, саф татарча аһәңле тавышын югалтмый саклавы сокландырды! "Минем кайда гына, хәтта чит ил сәхнәләрендә чыгыш ясаганда да үз туган телемдә - татар телендә җыр башкармыйча калганым юк. Тамашачы бер сүзен дә аңламаса да, татар теленең нинди матур моңга ия булуын ишеткәч көчле алкышларга күмә. Мин үземнең татар икәнемне горурланып әйтәм, кызганыч, татар дигән милләт барын бар җирдә дә белмиләр шул. Шуңа күрә татар милләтен, татар җырын дөньяга таныту өчен тырышам", диде ул. Әлеге сүзләре өчен генә дә аңа хөрмәт белән баш иярлек! Концертта татар җырлары белән беррәттән рус һәм чит телләрдә дә әсәрләр яңгырады.

Концертны Яр Чаллы шәһәренең «Болгар» җыр-бию ансамбле ямьләндерде. Югары дәрәҗәдәге, зур осталык белән башкарылган җыр һәм биюләрне тамашачы көчле алкышларга күмде. Концерт беткәннән соң да аягурә басып алкышлап, артистларны сәхнәдән озак җибәрми торды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров район халкы исеменнән рәхмәт белдереп, район башлыгы Рамил Нотфуллинның Рәхмәт хатын, "Балтач энциклопедиясе" китапларын һәм истәлек бүләкләрен тапшырды. Тамашачының аз булуы өчен түбәнчелек белән гафу да үтенде. "Сез бит безнең горурлыгыбыз. Бик кызганыч, бүген бирегә килми калган райондашларыбыз нинди зур рухи байлыкларын югалттылар...", диде ул.
Дөнья сәхнәләрендә чыгыш ясап, шыгрым тулы залларда аншлаг белән үткән концертлардан соң дәрәҗәле артист өчен туган ягында мондый күренешкә тап булу яхшы булмады, әлбәттә. Юкса, концерт бушлай, керү ирекле иде. Концертны тиешле дәрәҗәдә оештыру җитмәгәнме, әллә халык алдагы көнне район үзәгендә үткән "Яшьләр бәйрәме"ндә йөргәнлектән, бакча эшләренә "чумганмы"?.. Килгән тамашачы арасында "Җәй көне газета укып, интернеттан хәбәр карап утырырга вакытыбыз юк бит, без дә үзәктә яшәгәнлектән генә белеп килдек. Районда буласы концерт һәм башка мәдәни чаралар турындагы белдерү һәм афишаларны бистәнең халык күп йөри торган берничә урынына урнаштыру кирәк дип саныйбыз. Афиша такталары бистәдә ким дигәндә, тагын өч урында булса, бүгенге кебек ярты зал да халык җыя алмаган концертлар булмас иде", дип белдерүчеләр булды.
Фоторепортажны тулы күләмдә биредә карагыз: baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250