Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ришат вахтага китмәс микән?

Ришат Төхвәтуллинга эшен алыштырырга кушалар.

Ришат Төхвәтуллин Мәскәүдә ике көн концерт куйганнан соң артист Инстаграмында мондый язма калдырган.

«Җырлавы җиңел дип уйлаучылар куп. Килдең, киендең, микрофоныңны алдың һәм җырладың да кайтып киттең. Артистларның эше рәхәт шикелле тоела. Эшемнең авырлыгын сөйләп тормыйм, зарланырга яратмыйм. Хәер, анысын сезгә белергә кирәк тә түгел. Шушы видеоотчётны карагач, үземә дә шулай җиңел генә узган сыман тоелып куйды».

Берничә инстачыга бу ошамаган. Алар моны зарлану дип кабул иткән. «Алайса, ник зарланасың соң?», «Бик авыр булса, Себергә эшкә бар вахтага, анда рәхәт, эшләмичә дә күп итеп түлиләр», — дип, һөнәрен алыштырырга тәкъдим иткәннәр.

«Аңлыйм, һәр нәрсәнең минусы бар. Ул акустика тавышына колаклар гына чыдасын. Көн дә диярлек бит. Тавышның зыяны зур. Тамашачыга ни, ул килә дә кайтып китә», «Читтән караганда җиңел күренә инде» — дип хәленә керүчеләр дә бар.

Фото: Татар-информ

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәдәният