Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ризат һәм Зинира Рамазановларга ни булган?

"Инстаграм" битендә әйләнеп капланган машина фотосы куеп җырчы гаилә халыкның котын алды.

- Халыкны куркыттыгыз бит, Ризат?
- Шулайрак булды шул. Бик күп яздылар. "Син икән ул" җырына клип төшерәбез. Әлеге фото клиптан бер мизгел.
- Сюжеты катлаулыга охшый?
- Әллә ни катлаулы түгел инде. Егет белән кыз очрашып йөриләр. Фаҗигале рәвештә юл һәлакәтенә очрыйлар. Аннан соң кыз бала коляскада... Ул инвалид булып каламы, тереләме - анысы сер. Бөтенесен дә сөйләп бетермим. Гадәти тормыштагы егет белән кыз мөнәсәбәтен кузгатасыбыз килде.
- Халык мондый теманы авыр кабул итте ахры?
- Бик күп яздылар. "Карыйсы килми инде" диючеләр дә булды. Һәр кешенең үз фикере. Безнең күп клипларыбыз каен төбендә, кафеда, сиреньнәр, матур көн... Бераз тормышчанрак клип төшерәсебез килде бу юлы. Тормышта гел сөенеп, матур гына яшәмисең бит, төрле хәлләр була.

- Кыйбатка төшкәндер?
- Чыгымнар күп булды, әлбәттә. Актерлар уйный, без җырлыйбыз. Эшне эшләп карамыйча гына белеп булмый бит. "Скорый", МЧС машинасы, кешеләр - бөтенесе дә акча. Ләкин бар нәрсәне акчага да бәйләп булмый, үсәргә, эшләргә кирәк. Клип Сабада төшерелде. Форсаттан файдаланып, МЧС җитәкчелегенә һәм Сабаның баш врачына бик зур рәхмәт әйтәбез.
- Истә калырлык нинди мизгелләр булды?
- Без шулай төшереп ятабыз. Сабаның замглавасы әкрен генә килде дә: "Егетләр, үлем-китем юкмы?" - ди. "Абый, юк-юк, тәртип. Бу клип кына", - диләр егетләр. Сүгүчеләр дә булды: "Җүнлерәк әйбер төшерсәгез була бит инде. Болай да телевизор тулган шушындый әйбер белән", - дип.
- Клипны кайчан күрә алачакбыз?
- Алла бирса, сентябрьдә.
Кеше ышандырырлык булган бу! Сабаның группасына язып куйганнар икән хәтта: "Сабантуй урынында бер "Лада 2107" капланган. Тип тигез җирдә түбәсендә ята. Шаккатырсың", - дип.
Халыкның котын алгансыз бит, Рамазановлар!
akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250