Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Рәзинә авылдашларына бүләк ясады (+фото)

Рәзинә Кашафетдиновна изге Рамазан аенда авылдашларына бүләк ясап, үзенә күпме савап җыйды.

«Изгелеккә тартылам» проектыма "Россельхозбанк"ның Саба районы идарәчесе Рәзинә Кашафетдин кызы Билалова кушылды. Әйтәм бит, изгелеккә тартылу хисе, кеше күңелендә йә бар, йә юк. Рәзинә Кашафетдиновнага дусты Венера Адлеровна проектка кушылып, Пермь шәһәрендә яшәүче укытучысына китап җибәрүен әйтә. Рәзинә күңелендә шул мизгелдә изгелек орлыгы уяна. Һәм ул миңа, туган ягы Балтач районы Норма авылы китапханәсенә китапларымны бүләк итәсе килүен язды.
Кичә мин Нормада булдым. Биредә китапханә мәдәният йортында урнашкан. Ишек катыннан сөйкемле йөзле кызлар-ханымнар каршы алды. Китапханәче Лилия Шәйхетдинова белән күптән таныш. Норма авылында әдәби очрашуда да булдым. Авылдашы Рәзинә Билалованың бүләге Лилия өчен орден кабул итү белән бер булды. Ул аны төргәктән сак кына ачты, ачкач, күкрәгенә кысып торды. Китапханәченең шушы мизгелдәге күңел халәтен аңлыйм: аның эш коралы - яңа китаплар. Лилиянең йөзе нурланып балкыды. Әлеге балкыш, бирегә тәҗрибә уртаклашырга килгән, Кили авылы китапханәчесе Нурсөягә күчте. Әле бер китапны, әле икенчесен ачтылар. "Китапханәдә яңа кеше әле мин, бу ике китабыгыз безнең китапханәдә юк икән",- дигән сүзе белән күңелемә үтеп керде. Балалар бакчасында эшләгәндә үк, Нурсөя #әдәбимарафонда да минем китаплар белән катнашкан. Тормышта һәр кешенең үзенә билгеләнгән һөнәре бар. Китапханә - Нурсөя урыны. Ә Лилия Разгил кызы тәҗрибәле китапханәче, сценарийлар язу остасы. Аның һәр китабымның эчтәлеген, геройларның исемнәрен белүе сокландырды. Ничек хәтерендә саклый?.. Чөнки профессионал китапханәче.
Рәзинә Кашафетдиновна изге Рамазан аенда авылдашларына бүләк ясап, үзенә күпме савап җыйды. Китапханәчеләрнең, китап укырга яратучы Риммаларның сөенечтән балкыган йөзләрен фотолардан күреп, үзе дә куаныр. Кешеләргә шатлык бүләк итә алуның, олы бәхет икәненә мең дә беренче тапкыр инаныр...

Гөлсинә Галимуллина

Чыганак: https://vk.com/id8341628?w=wall8341628_11434%2Fall

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев