Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сабан туе, Сабан туе – изге бәйрәм илемдә

Милләтебезнең барлык гүзәллеген җыйган олы бәйрәм - Сабан туе быел да Балтачыбыз җирлегендә гөрләп узды. Бәйрәм рухы тальян гармун моңнарында, бизәлгән атларның көмеш кыңгыраулары чыңында яңгырады. Моңлы җырлар, дәртле биюләр, берсеннән-берсе кызык уеннар бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

Бәйрәмгә ихлас теләкләр
Сабантуйның тантаналы өлешен Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин ачып, иң беренче чиратта райондашларыбызга, кайткан кунакларга исәнлек-саулык һәм уңышлар теләде.
- Элек-электән халык Сабантуйга яхшы уңышка һәм киләчәккә ышаныч баглап җыела. Нәкъ менә шуңа күрә без бүген авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез, - диде Рамил Рашитовч игенчеләргә, терлекчеләргә һәм районда яшәүчеләргә рәхмәт белдереп. Аларга бәйрәмдә күңелле ял итүләрен теләде. Район башлыгы ел дәвамында хезмәте белән алдынгы урыннарда булган, районыбызның данын яклаган хезмәт батырларын истәлекле бүләкләр һәм акчалата премия белән бүләкләде, аларга авыр хезмәтләрендә җиңеллек теләп, алга таба да яңа үрләр яуларга өндәде. Бәйрәмгә райондашларыбызны котларга Казаннан Татарстан Республикасының куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибәгатуллин, Киров өлкәсенең Малмыж районы башлыгы Рашид Гарафиев та килгән иде. Алар да райондашларыбызга үзләренең бәйрәм котлауларын ирештерделәр.
Ярыштык та, узыштык та...
Тантаналы өлештән соң мәйданда көчлеләр, кыюлар һәм осталар бәйрәме старт алды. Милли уеннар, ярышлар, аттракционнар, яшьләр һәм тәҗрибәле кунаклар игътибарын үзенә тартты. Мәйданда концерт номерлары белән рәттән уеннар чиратлашты. Бәйрәм кунаклары үзләрен чүлмәк вату, көянтә белән су ташу, таяк тарту, капчык киеп йөгерү, аркан тарту кебек бәйгеләрдә үз көчләрен сынады.Туры баганага менүдә Балтачтан Альберт Каюмовка тиңнәр булмады, авыш багана исә беренчеләрдән булып Кариле егете Фәнзил Хәкимов менде. Гер күтәреп йөрүчеләр арасында Нургаян Кәлимуллин һәм Шеңшеңәрдән Ләйсән Гайфиева югары нәтиҗәләргә иреште. Таяк тартуда Алсу Минһаҗева (Бөрбаш) һәм Ринат Гарипов (Курмала) барсының да борынына чиертте. Утын кисүдә Салавычтан Ислам Хөсәенов белән Пүскәннән Гөлфия Гарифуллина, ә парлап агач кисүдә Борнактан Илһам Әшрәфҗанов гаиләсенә тиңнәр табылмады. Бадминтон ярышында Зөлфәт Нәбиев (Кенә), Азалия Хәбибуллина (Субаш), капчык сугышында Курмаладан Ринат Галиев җиңү яулады. Волейболчылар арасында "Балтач агрохимсервис" командасы уенчылары иң көчлесе дип табылды.
Батырлар мәйдан тота
Район Сабан туенда хөрмәтнең олысы көрәшчеләргә эләкте. Исән булганнарын сәхнәгә дәшеп халкыбызның милли баш киеме - түбәтәй белән бүләкләделәр. Сабантуйларга кадәр тарих битләрен бераз барлап,1960 елдан алып бүгенге көнгәчә Сабантуйларның баш батырларын ачыклап, үзебезгә дә байтак хатирәләрне яңартырга туры килде. Салавычтан алып батырыбыз спорт остасы Рафис Насыйбуллин - 8 мәртәбә, Арбордан атказанган спорт остасы Айдар Хәйретдинов - 7, Бөрбаштан спорт остасы Рифкәт Хөсәенов - 6, Яңгулдан Илдар Рәфыйков 5 мәртәбә бу олы титулга лаек булганнар. Инде менә 4 ел элек булган тарихны кабатлап, быелгы бәйгедә Яңгулдан Руслан Рәфыйковны һәм Ранил Габдрахмановны җиңел генә сыртларына алып, атказанган спорт остасы Ринат Хәйретдинов баш батыр булып танылды. Төрле елларда батыр калган Балтачтан Васыйл Гыйләҗев,Тәбрис Мәннапов, бертуган Фаил,Фәрит, Марат Әхмәдиевларга, Кунырдан Эдуард Камаловларга да ихтирамыбыз зурдан. Инде арабызда булмаган Газиз Газыймов, Васыйл Гарифуллин, Фидаил Шакировларны да олы хөрмәт белән искә алабыз. Быелгы көрәш ярышлары оешкан төстә узды. Елдагыча көрәшергә теләк белдерүче өлкәннәребез дә табылды. Бөрбаштан спорт остасы Рафис Шәрифуллин, Балтачтан Фаил Габдрахманов, Соснадан Галинур Гыйбадуллин кебек көндәшләрен келәмгә салып, бәйгенең җиңүчесе булып танылды. Малайларыбыз да кимен куймады. 40 килограммга кадәр Әтнәдән Кәрим Ногманов, 50 килограммга кадәр Көектән Айзат Гәрәев, 50 килограммнан югары үлчәүдә Казаннан Рәшит Сибагатуллин җиңү яулады. Бу малайларыбыз барысы да көрәшчеләр токымыннан булып чыкты. Кәрим белән Айзат райондашларыбызга таныш иде. Рәшит исә районыбызга таныш шәхесебез, Россия дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин улы, тагын бер көрәшчеләр династиясе булган Фаил һәм Марат Әхмәдиевларның уллары Фәрит һәм Булатлар да үз көчләрен сынап карадылар. Яшүсмерләребез арасында батыр булып Арбордан Ислам Галимов, Борнактан Илнар Муллахмәтов, Салавычтан Дилүс Сабировлар танылды. Зурлар ярышына килсәк, 60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Балтачтан Дамир Ишморатов, 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Борнактан Илнар Муллахмәтов, 80 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Яңгулдан Ранил Габдрахманов, 90 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Арбордан Ринат Хәйретдинов, авыр үлчәүдә Яңгулдан Руслан Рәфыйков батыр булып калды.
Балтачлылар ГТО да тапшырды
Сабантуй мәйданында гына түгел, уеннар, күңел ачулар мәйдан янәшәсендә дә гөрләде. Эшмәкәрләр әзерләнгән мәйданчыкларда балалар шау-гөр килсә, егетләр үзләрен спорт мәйданчыкларында сынады. Узган елгы матур гадәтне дәвам итеп быел да "Спорт Татарстаны" дип аталган мәйданчык эшләде. Әлеге мәйданчыкларда райондашларыбыз ГТО нормаларын тапшыруда үз көчләрен сынады, иң активлар истәлекле бүләкләргә һәм Мактау таныклыкларына ия булды.
Районыбыз үзешчәннәренең җыр һәм бию коллективлары көне буе тамашачыны моңлы җырлары, дәртле биюләре белән куандырды. Казаннан махсус кайткан Илназ Гарипов, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов Сабан туен гөл итте. Бәйрәм кунаклары аларга кушылып биеде дә, жырлады да.

Районыбыз Сабан туе әнә шундый матур мизгелләргә бик бай булды. Күңелләбезгә дә ул онытылмаслык булып кереп калыр. Җаннарыбыз сау, күңелләребез гел дә шулай бай булсын!
Гөлзидә Газизуллина
Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250