Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сабыйлар өчен сихри Яңа ел (фото)

Бәйрәм көннәрендә бәйрәм оештырып йөрүче кызлар Балтач спорткомплексында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Яңа ел кичәсе үткәрде.

Көндезге сәгать 10да 2-3 яшьлек, ә кичке 16 сәгатьтә 4-6 яшьлек балалар өчен төрле-төрле уеннар белән үрелеп барган сихри чара оештырылды.
Бәйрәм ыгы-зыгысы белән мәш килгән әти-әниләр рәхәтләнеп балаларын уйнатып, күңел ачып кайтты. Кышкы каникулларда нәкъ тә мондый яшьтәге балалар өчен үткәрелгән бәйрәм тәүгесе булса да, оешкан төстә, бик матур узды.

"Еш кына без үзебез турында уйлыйбыз, ә сабыйлар телевизор төбендә көнен үткәрә. Аз гына мондый кичәләргә районыбыз җитәкчеләре дә теләктәшлек итсә, тагын да үзенчәлеклерәк үткәрергә мөмкинлек туар иде", диләр үз көчләре белән сабыйлар өчен онытылмаслык чаралар оештыручы кызлар.

Киләчәктә дә сабыйларыбыз өчен мондый бәйрәмнәр күбрәк үткәрелсә иде, чөнки замана чиренә әйләнгән телефон, компьютер, планшетлардан аз гына вакытка булса да аерылып торуның бер чарасы бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250