Салавыч Сабантуенда туры баганага 8 яшьлек Кәрим менде (+фоторепортаж)
Салавычта ел да Сабантуйлары гөрләп уза, быел бәйрәм кунакларының күңелен Илшат Вәлиев һәм "Сорнай" фольклор җыр һәм бию ансамбле яулады.
Атлар чабышына ел да халык мәйданны калдырып, күпләп килә. Быел гарәп атлары арасында "Татарстан" җәмгыяте аты - Сибай (җайдагы Марсель Шәфигуллин) җиңү яулады, чиста токымлы атлардан Биктәш аты - "Корск" (җайдагы Эдик Митрофанов) беренче килде. Келәмнәрдә яшүсмерләрдән Борнак егете Руфил Хәбибуллин, үз үлчәү авырлыгында Кариле егете Айдар Галиев батыр калды. Баш батыр булып Яңгул егете Руслан Рәфыйков танылды.
Салавыч Сабантуеның бер мәртәбәле ягы бар - бирегә ел да район башлыгы үзе, озак еллар "Татарстан" җәмгыятен җитәкләгән Рамил Нотфуллин килә, алдынгыларны котлый, бүләкләр тапшыра. Авыл хезмәтчәннәре моңа бик тә куануларын белдерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев