Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шампунь, Татарин һәм Чикерткә. Сүз кемнәр хакында бара? (видео)

Айдар Галимовны армиядә Татарин дип йөрткәннәр, Салаватны яшь чакта Басмач дип, Хәния Фәрхи – Хай-Фай, «Айфара» Алмазы гомергә – Шампунь.

Татар эстрадасында берәүләр санавы буенча 700дән артык, икенчеләр статистикасы буенча берничә мең җырчы бар. Аларны истә калдыру бүген зур проблема.

Кешегә кушамат тагу – татарның элеккедән килгән гүзәл бер гадәте. Элек авылда кушаматсыз кеше булмаган. Бигрәк тә адашларың булса – беттең, икенче исемеңне көт тә тор! Кемгәдер кушамат индивидуаль рәвештә тагылган, кемгәдер нәсел мирасы булып. Хәзер авылларда бу гадәт бетеп килә (хәзер авылларда кеше бетеп килә, дисәң, дөресрәк булыр). Әмма бу матур традицияне эстрадада дәвам итәргә була бит.

Лилия, Ләйсән, Гөлнара, Илназ, Илдар, Илнурларны, ниһаять, аера башлар идек. Хәер, күбесе инде бездән җитезрәк булды: үзләренә-үзләре кушамат тактылар: ИлСаф, Илназар, Илгәрәй һ.б. Эстрадада бу псевдоним дип атала, татарча итеп әйтсәк, тәхәллүс. Әмма үз-үзеңә кушамат тагу бик үк гадел түгел. Ә, бәлки, халык сине башка исем белән күзаллыйдыр?

Айдар Галимовны армиядә Татарин дип йөрткәннәр, Салаватны яшь чакта Басмач дип, Хәния Фәрхи – Хай-Фай, «Айфара» Алмазы гомергә – Шампунь. 

Кыскасы, җырчыларга кушамат кирәк бүген. Бу – «көнүзәк» мәсьәлә! Безгә аларны истә калдыру җиңелрәк булыр, ә аларны халыкка якынрак итәр. Әлбәттә, бу язмамдагы фикерләрем ярымшаяру иде.

Татар җырчылары яхшымы, начармы – иң мөһиме, булсын алар. Сәхнәдә кемне калдырасын ахыр чиктә тамашачы хәл итә бит. Композитор һәм шагыйрьләр матур җырлар иҗат итсен, сәхнә амбицияләре ташып торган егет-кызлар шул әсәрләрне хит итәргә азаплансын. Ә кушаматларын гына табыр идек әле…

Чыганак

Фото

Видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җырчы кушамат