Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сәрдек – кабатланмас гүзәл почмак-2 (+ бик күп фотолар)

Быел Рәйхана Низамова «Иң яхшы хезмәткәр» гранты да откан, болар хакында ул үзе сөйләп үтсен әле.

Иман йортының каршында авыл клубы урнашкан. Ул инде иске, яңасын салырлар дигән өмет белән яшәмиләр, чөнки авылда яшьләр бик калмый, шулай да тиешле ремонты башкарылса да без бик риза, диләр клуб мөдире Рәйхана Низамова белән китапханәче Флүзия Лотфуллина. Китапханәгә кергәч бөтенләй дә авыр булып китте. Инде пластик тәрәзәләр заманы булса да, биредә иске агач тәрәзәләр, буяуны да инде алар күптән күрмәгән, ярыкларыннан җил өрә, биредә хезмәт куючыларның шундый шартларда эшләвенә сок-ланырлык кына. Ә бит аз эш эшләми алар. Халыкка хезмәт күрсәтү объектларының шушындый хәлдә булуы күңелне берникадәр төшерсә дә, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең тырышлыгына һәм хезмәт нәтиҗәсендә ул чагылыш тапмый. Клубны иске дип тормыйлар, Рәйхана һәм Флүзия ханымнар гел ниндидер чара үткәреп кенә торалар, төрле түгәрәкләр алып баралар, урыннар яулыйлар. Быел Рәйхана ханым «Иң яхшы хезмәткәр» гранты да откан, болар хакында алар үзләре сөйләп үтсен әле.

– Мин Сәрдек клубында 2004 елдан бирле эшлим. Ул елларда гаиләләр бик актив иде. Алар белән катнашып, төрле чаралар, кичәләр, концертлар оештыра идек. Хәзер ир-атлар әзрәк читләште, алай да чараларда бердәм булып эшләргә тырышабыз. Бию юнәлешендә балалар белән күләмле эшләр башкарыла. Дөрес, хәзер инде балалар күп түгел, алай да без бер баланы да аермыйча, кечкенәдән аның сәләтләрен ачу юнәлешендә эшләргә тырышабыз. Бию белән уңышларыбыз да күп. Узган ел Екатеринбургта «Шома бас» татар биюләре конкурсында катнашып, өченче дәрәҗә лауреат булып танылдык. Быел Киров өлкәсе Вятка Аланында «Минута славы» бәйгесендә чыгыш ясап, икенче дәрәҗә лауреат исеме алдык.

Күп еллар дәвамында эшләп килүче «Юлдаш» драмколлективыбыз бар, аның белән эшли башлагач та ун ел рәттән спектакльләр куеп килдек. Хәзер инде бу эшкә балаларны да җәлеп иттек. Беренче елда спектакль белән район конкурсында катнашып – беренче, узган ел икенче урынга лаек булдык, – дип ирешкән уңышлары һәм авылдашларының осталыгы турында горурланып сөйләде Рәйхана ханым.

(Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәдәният